Семинар воркшоп режимында узачак
17 декабрьдә 10 сәгатьтә Көек авылында территорияне үстерү буенча проект семинары узачак.
Чарада бистә халкы институт проектлаучылары белән бергә якындагы 5-10 елга Көек авылы территориясен үстерү концепциясен тикшерәчәк, төзәтәчәк һәм детальләштерәчәк.
Семинар ким дигәндә 6 сәгать барачак. Адрес: Көек авылы, 26 нчы квартал урамы, 1 нче йорт ("Алгоритм" лицее бинасы).
Воркшопка язылу өчен сайтта үзегез турында мәгълүмат калдырырга кирәк.