Көек авылыннан СВО ветераны Динар Нургатин күп балалы әти булды
Ул хатыны Ләйсән белән инде ун елга якын бергә.
Махсус хәрби операция ветераны Динар Нургатин гаиләсендә куанычлы вакыйга булды. Ир белән хатынның озак көткән варислары туды. Ул хатыны Ләйсән белән инде ун елга якын бергә.
“Мишәр” позывнойлы сугышчы хәрби бурычын үтәгән вакытта, гел булачак улы турында уйлап йөргән. Ике кыз әтисе, әлбәттә, малай теләгән. Фронтта да бу теләге аны алга алып барган туннельнең башындагы яктылыкка әверелә. Динар хәзер моны сүз белән аңлата алмый, ләкин улы туачагын алдан ук сизгән, хәтта яңа гаилә әгъзасына исем дә сайлаган.
– Мин СВОда булганда “Әгәр Аллаһы Тәгалә миңа малай бүләк итсә, аңа Ислам дип исем бирер идем, дидем. Әле кичә генә мин “ике йөзенче” була алган булыр идем, ә бүген улымны кочаклыйм. Бу минем өчен зур шатлык һәм чын могҗиза, – дип уртаклаша ул.
Ислам 9 апрельдә туа. Җиңү көнендә сабыйга нәкъ бер ай булды. Никахлашу залында Питрәч районы ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева сабыйның ата-анасына туу турында таныклык тапшырды.
ЗАГСка тантанага Динар үз автомобиле белән килде. Машинаны аңа “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалы алырга ярдәм иткән.
– Бу минем ирегем. Мин беркайчан да беркемнән дә мине илтүне яки алып килүне сорамыйм. Теләсә кайсы вакытта үзем дә эш буенча барып, балаларны мәктәпкә, хатынымны кирәк җиргә илтә алам. Планда – автомобиль сәяхәтенә бару, – ди ул.
Нургатиннар яңа йортка күчәргә әзерләнәләр, һәм алар торакны җайлаштыру дәүләт программасыннан файдаланганнар, аның ярдәмендә көнкүрештә “Акыллы йорт” системасы барлыкка киләчәк.
Динар Нургатин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Мобилизациягә кадәр ул машина йөртүче булып эшләгән. 2022 елда аны хезмәткә чакырганнар, ул анда атучы булган. Ике тапкыр яраланган. Беренчесе җиңелчә булган: госпитальдән соң сугышчыны, яралану сәбәпле, ялга озатканнар, аннары ул яңадан сафка кайткан. Динар штурм вакытында каты яралана – шартлаган минадан зыян күрә. Нәтиҗәдә ике аягын да югалткан. Хастаханә палаталарында үткәргән айлар аның рухын сындырмаган, янәшәсендә һәрчак якыннары була.
– Госпитальгә эләккәч, гаиләмнең ярдәмен тойдым. Мине беркем дә кызганмады. Якыннарым протезларда йөргән кешеләр төшерелгән видеолар җибәрде. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмәдем. Бер генә теләгем бар иде – мөмкин кадәр тизрәк гадәти тормышка кайту, – дип искә ала ул.
Динар ул вакытта тренажер залында шөгыльләнә һәм бассейнда йөзә башлый, шулай итеп ул протезларга басарга әзерләнә. Хәзер ул даими рәвештә шөгыльләнә.
Ветеран дистанцион идарә пульты белән электр коляскасы алган. Тиздән аңа җиңеләйтелгән спорт протезы бирергә тиешләр. Ул Казанда утырып следж-хоккей һәм волейбол уйный.
– Район башлыгы Рәис Сөләйманов миңа теләсә кайсы вакытта Питрәч боз сараенда шөгыльләнергә һәм ярышларга әзерләнергә мөмкинлек бирде, – диде Динар.
СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә бәйле барлык мәсьәләләрдә аңа “Ватанны саклаучылар” СВОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Питрәч районындагы филиалының социаль координаторы Физәлия Никитина ярдәм итә. Ул сугыш хәрәкәтләре ветераннарын комплекслы озата баруны тәэмин итә.
– Фонд безгә бик ярдәм итә, – дип билгеләп үтә Динар. – Мин аларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Физәлия Фәйзхановнага теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә була, ул беркайчан да булышудан баш тартмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia