Көек авылыннан СВО ветераны кибатлетика буенча турнирда катнашты
Җәмгыять

Көек авылыннан СВО ветераны кибатлетика буенча турнирда катнашты

Рәмис биремнәрне уңышлы үтәде, чыдамлык һәм характер күрсәтте.

Казанда кибатлетика буенча турнир узды, анда Рәмис Шәйхмәтов катнашты. Ярышларга аны “Ватанны саклаучылар” фонды филиалының социаль координаторы Физәлия Никитина чакырган. Ул, балачактан спорт белән мавыккан кеше буларак, шунда ук ризалашкан.

Кибатлетика – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яңа спорт хәрәкәте, ул, заманча тернәкләндерү тулы канлы тормышка, шул исәптән спорт тормышына кире кайту икәнен күрсәтә. Турнирда Рәмискә һәм республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән башка катнашучыларга көндәлек бурычларны – баскычтан менүне, ишекләрне ачуны, предметларны күчерүне хәтерләткән каршылыклар полосасын узарга туры килде. Бу сынаулар аның физик әзерлеген генә түгел, аягында протез белән эш итү осталыгын да тикшерү иде. Рәмис биремнәрне уңышлы үтәде, чыдамлык һәм характер күрсәтте. Бүләкләү тантанасында аңа Мактау грамотасы тапшырдылар, әмма төп бүләк – аны волейбол уйнарга чакырган башка спортчылар белән танышу һәм аралашу.

Рәмис Шәйхмәтов тумышы белән Апас районыннан. Тәтештә гражданнарны саклау көллиятен тәмамлаган, Ростов өлкәсендә армиядә хезмәт иткән һәм электромонтажчы булып эшләгән. Мобилизация башлангач, ул повестка көткән, ләкин ул килмәгән. Һәм 2023 елда Рәмис, контракт төзеп, дуслары артыннан китә. Башта мотоукчылар бригадасында хезмәт итә, аннары штурм группасы отделениесе командиры була.

Уңышлы штурмнар һәм иптәшләрен коткарган өчен Рәмис Шәйхмәтов Югары дәүләт бүләкләренә лаек булган: Батырлык ордены, “Батырлык өчен” медальләре алган. Сугышчан юлында ул дүрт тапкыр яралана, соңгысы иң авыры була. Сәламәтлеге торышы буенча хезмәтен дәвам итә алмаган.

– Юлда без магнит минасына юлыктык, һәм шартлау булды, – дип искә ала ул. – Иптәшем минем гомеремне саклап калды. Ул мине машинадан тартып чыгарды, посадкага кадәр алып барды һәм беренче ярдәмне күрсәтте.

Аяклары тездән түбән ампутацияләнүгә һәм сул кулында нерв җәрәхәтләнүгә карамастан, Рәмис бирешми. Ул кулын гантель ярдәмендә чыныктыра һәм протезда йөрергә өйрәнә. Торакны яраклаштыруга гариза биргән, шулай ук йөгерү, йөзү белән шөгыльләнү өчен спорт протезы алырга планлаштыра.

– Спорттан аерылмыйм, ташламыйм, – ди ул. Кибатлетика буенча турнир “Россия спорты” дәүләт программасы буенча үткәрелә.