Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көектән СВО ветераны Юрий Сидиряков гражданлык тормышына кире кайта

Хәзер ул волонтерлык белән шөгыльләнә

Хәрби хезмәттән соң тернәкләнү - социаль яктан да, физик яктан да, мораль яктан да катлаулы чор. Бу турыда миңа әңгәмә барышында хәрби хезмәткәрләр үзләре дә, аларның туганнары да гел әйтә. Нәкъ менә шуңа күрә СВО ветераннарына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү чаралары каралган. Бу мөмкинлектән безнең герой җирле социаль яклау бүлеге аша файдаланган. Ул 3Д-принтерда балалар уеннары һәм уенчыклар бастыру буенча үз бизнес-проектын яклаган.

“Балалар – безнең киләчәк” бу сүзләр бәлки, баналь яңгырыйдыр, ләкин Юрий Сидиряков өчен ул тирән мәгънәгә ия. Ул, хәзерге вакытта яшь буынга үсәргә ничек ярдәм итә алам, дип уйланган. Нәкъ менә шундый уйланулардан соң “10 яшькә кадәрге балаларның үсешенә ярдәм итүче уеннар һәм уенчыкларны 3Д-принтерында басу” проекты туган. Ул социаль челтәрләрдә моңа охшаш проектны күреп ала. Үз куллары белән төрле башваткычлар ясаганда, үзенең балачагы да искә төшә. Хәзер технологияләр шулкадәр үсеш алган, шуңа күрә моның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк, дип саный Юрий. Бүген проект якланган инде, шушы көннәрдә аны гамәлгә ашыру өчен 350 мең сум акча керәчәк.

– Мин маркетплейстан зур принтерга заказ бирәм: киңлеге ярты метр, биеклеге 80 сантиметр. Яңа стеллажга куям, – дип сөйләде Юрий.

Принтердан тыш ул комплекслы эш өчен кирәкле бөтен әйберләрне алачак: төсле принтер һәм аның өчен кирәкле әйберләр, ноутбук, фотокәгазь, шулай ук төп җайланмага хезмәт күрсәтү җыелмасы.

Үсеш өчен кирәкле башваткычларны маркетплейсларда таратырга планлаштыра. Бу әле яңа туган идея. Барысы да әйбәт барса, хәзерге эш белән бәйле хыялы да бар. Ул биналарны реставрацияләү һәм реконструкцияләү компаниясендә төзүче.

– Вакытлар узу белән бетон белән бастыру өчен зур принтер сатып алырга хыялланам. Анда коймалар, эскәмияләр, вазалар, кувшиннар һәм хәтта йортлар төзиләр, – дип уртаклаша Юрий.

Ә әлегә ике баласы белән ул 3Д-принтерны түземсезлек белән көтә. СВОдан ветеран сәламәтлегендә проблемалар булу аркасында кайткан, шуңа күрә болар барысы да пассив керемгә адымнар дип саный. Бу җиһаз да классик төзелеш белән чагыштырганда физик йөкләнешне шактый киметә.

Юрий “Док” һәм “Скальпель” позывнойлары белән хезмәт иткән, моннан чыгып аның кем булып хезмәт иткәнлеген аңлау кыен түгел. Ул СВОга мобилизация буенча киткән. Башта санитария инструкторы була, аннары икенче полкның штурм подразделениесенә яралыларны эвакуацияләү отделениесе командиры булып күчә. Бүгенге көндә “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм “Һәлак булганнарны коткарган өчен” медальләре бар.

– Хезмәт вакытында мин ничә хәрбине коткаруымны санамадым, әлбәттә, – дип җавап бирде ул минем сорауга. – Мөгаен, биш йөздән артыграктыр. Угледарны алганда, бер атна эчендә 72 кешене чыгардык. Анда медик егетләр белән бергә алгы сызыкка бара торган кеше. Штурм ясар алдыннан без яралыларны җыярга тиешле урынны, һичшиксез, чыгар урынга якынрак итеп билгели идек. Ә аннары, яраланган очракта аларны сугыш кырыннан алып чыгу өчен, сугышчылар артыннан барабыз. Минем кулда бер генә хәрби хезмәткәр дә үлмәде, барысына да реанимация чаралары дөрес үткәрелде һәм коткарып кала алдык. Чөнки бер-беребезгә ярдәм иттек. Һәркемнең балалары, хатыннары бар, аларны өйдә көтәләр.

Хәрби медик билгеләп үткәнчә, монда волонтерлар зур хезмәт куя – гуманитар ярдәм, медикаментлар алып киләләр. Ул үзенең җитәкчесе Олег Вячеславовичка да рәхмәтле, хәзер аңарда эшли. Ул аларга берничә тапкыр үзе яңа машиналар алып килгән, өстәвенә ул төзелеш материаллары, йоклар өчен капчыклар һәм башка кирәкле әйберләр белән тулы була.

Юрийның тәне түгел, йөрәге яраланган. Хезмәткә кадәр йөрәк белән проблемалар булмаган. Бервакыт яралы егетне эвакуацияләгәндә аның күкрәге бик нык кысыла. Әлбәттә, ул моның җитди булу мөмкинлеген аңлый, ләкин яралыны ташламый. Эвакуациядән соң ук кардиограммага, интенсив дәвалау хастаханәсенә бара – инфаркт булганлыгы ачыклана һәм аңа операция ясыйлар. Аның өчен хәрби хезмәт шулай тәмамлана.

Юрий хәзер волонтерлык белән шөгыльләнә: медикаментлар, төзелеш материаллары, бензин пычкылары, генераторлар, җылылык пушкалары җибәрә.

СВО ветераннары өчен социаль контракт турында Питрәч районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәйзрахманова җентекләп сөйләде.

– Быелдан башлап демобилизацияләнгән гражданнар өчен социаль контракттан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Беренче чиратта, алардан махсус хәрби операциядә катнашу фактын раслау турында белешмә таләп ителә. Аны “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды бирә, аның өчен социаль координатор Физәлия Фәйзхановнага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге документ ярдәмендә без мөрәҗәгать итүченең керем дәрәҗәсен исәпкә алмыйбыз, ә социаль контракттан файдаланырга теләгән гади гражданнар өчен ул гаиләнең һәр әгъзасына 16098 сумнан артмаска тиеш.

Шулай ук демобилизацияләнгән граждан мәшгульлек үзәгенә чиратка басарга тиеш. Тагын бер мәҗбүри шарт – ИП ачу.

Бизнес-проектны уңышлы яклаган очракта автор 350 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Мондый социаль контрактны 12 айга төзиләр. Бу вакыт эчендә граждан ай саен социаль яклау бүлегенә башкарган эш турында хисап бирергә тиеш. Әлбәттә, бизнесның озак вакытлы перспективада үсүе мөһим. Шуңа күрә Юрий Алексеевичка яңа эшендә уңышлар телибез. Ул бик тәфсилле һәм кызыклы итеп үзенең бизнес-планын тәкъдир итте, аны комиссия шунда ук хуплады.

Кызыксынучылар социаль яклау бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итә яки башта 8-843-673-06-68 телефоны буенча киңәшләшә ала.

СВОда катнашучыларга ярдәм итү белән бәйле барлык мәсьәләләрдә аңа социаль координатор Физәлия Никитина ярдәм итә. Ул “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан Республикасындагы Питрәч филиалын тәкъдим итә һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын комплекслы озата баруны тәэмин итә. Фонд түбәндәге адрес буенча урнашкан: Питрәч авылы, Совет урамы, 20 нче йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса