Кощак авылында автолавка һәм Сберның мобиль офисы эше синхронлаштырылды
Җәмгыять

Кощак авылында автолавка һәм Сберның мобиль офисы эше синхронлаштырылды

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питрәч районында авыл халкы сатып алуларда һәм банк хезмәтләрендә вакытны экономияли алачак. Татпотребсоюз һәм Сбербанк үзләренең күчмә бүлекчәләре — автолавкалар һәм мобиль офисларның эш графикларын синхронлаштырды. Хәзер авыл халкы бер чыгуда берьюлы берничә хезмәт күрсәтүдән файдалана ала.

Районда синхрон юлга чыгу эш графиклары Кощак авылында оештырылган. Автолавка һәм Сберның мобиль офисы дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Комсомольская урамы, 13 нче йорт адресы буенча  6дан 13 сәгатькә кадәр эшли. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен уңайлы.