Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кул остасы Светлана Фаткуллина: «Бу эш сабырлык һәм тырышлык сорый»

ТатЦИК авылында яшәүче тукымадан курчаклар ясый

Балачакта ул курчаклар белән уйнарга яраткан. Алга таба да анда бу хис сүрелмәгән. Берничә ел элек күргәзмәдә чүпрәк курчаклар күргәч, ул, рухланып, үзе дә аларны ясарга өйрәнергә булган.

Башта Светлана Николаевна капрон курчаклар, аннан соң тукыма курчаклар ясый башлый. Бу ысул скульптура текстиле дип атала. Нигездә үз эшләнмәләрен мамык, фетр, фоамиранттан ясый, кайвакыт синтетика куллана. Беренче эшләрен дусларына бүләк иткән. Әкренләп аларны социаль челтәрләрдә күрсәтә башлаган. Халык та ошаткан, аның курчакларына заказлар бирә башлаган. Ике елдан соң аңа улы “Скорлупино” фестивалендә һөнәрче сыйфатында катнашырга тәкъдим итә.

- Мин озак вакыт үз эшләремне бөтен халыкка күрсәтергә батырчылык итмәдем. Улым барыбер мине күндерә алды. Бер көн эчендә мин барлык ясаган курчакларымны диярлек сатып бетердем, бу мине бик рухландырды. Кешеләргә бу кирәк икәнен аңладым, – диде кул остасы.

Шулай ук улы тәкъдиме буенча ул үзенең Интернет-кибетен ача, һәм хәзер аның курчаклары республика буенча гына түгел, ә бөтен ил буенча тарала. Аларны күбесенчә туган көннәргә, Яңа ел һәм сигезенче март бәйрәмнәрендә сатып алалар, шуңа күрә бәйрәмнәр алдыннан клиентлар өзелми. Бәйрәмнәр булмаганда якынча айга ун курчак сата. Киләчәктә тагын бер маркетплейска чыгарга планлаштыра.

Светлана Николаевна төрле ярминкәләрдә катнаша. Бу атнада аның курчакларын “Скорлупино” фестивалендә күрергә мөмкин булачак, киләсе атнада Алабугага Спас ярминкәсенә барачаклар. Быел аларны Мамадышка Шәһәр көненә дә чакырганнар.

– Хәзер көненә ике-өч курчак ясыйм. Аларны ясау бер дә авыр түгел, иң мөһиме – куллар шомарырга тиеш. Ләкин бу һөнәрне өйрәнер өчен күп сабырлык һәм тырышлык кирәк. Берара мин уенчыклар бәйләп карадым. Башта аларның ни өчен шулкадәр кыйммәт булуын аңламый идем. Ә менә үзем эшләп карагач, моның зур тырышлык таләп итә торган нечкә эш икәнен аңладым. Курчаклар белән дә шулай ук. Алар бернинди керем китермәсәләр дә, мин аларны ясаудан туктамаячакмын. Миңа кул белән эшләргә кирәк, бу мине тынычландыра, – диде ул.

Светлананың эксклюзив заказлары да бар. Мәсәлән, Төркия авиакомпанияләренең генераль директоры өчен ул төрек пилоты рәвешендә портрет курчак ясаган. Аны коллегалары туган көненә бүләк итеп тапшырган. Бу эш бөтенесенә дә ошаган, кул остасы үзе дә аны бөтен күңелен биреп, яратып иҗат иткән.

– Тагын бер клиент әти-әнисенең портрет курчакларына заказ бирде. Аның әтисе отставкадагы КГБ полковнигы иде, мин аны формада эшләдем, ә әнисен бөдрә чәчле итеп матур күлмәктән ясадым. Мондый мизгелләрдә мин кешенең барлык шәхси үзенчәлекләрен, аның зәвыкларын һәм кызыксынуларын исәпкә алырга тырышам, – диде елмаеп Светлана.

Кайбер ата-аналар балалар бакчасы һәм мәктәп өчен эшләнмәләр ясавын сорап мәрәҗәгать итә. Элек мондый үтенечләр күбрәк булуы турында да әйтте.

– Тукталып торган чаклар да була, – диде Светлана Николаевна. – Бер вакыт өч ай буе бер генә курчак та ясамадым. Һәрбер эшчәнлектә ял кирәк. Аннан соң куллар үзеннән-үзе кабат әлеге эшкә тартылды, – диде ул.

Курчаклардан тыш, аларның ире белән тагын кечкенә гаилә бизнесы бар. Үзмәшгульләр буларак, алар ун махсус станокта мамык, махер оекбашлар бәйлиләр һәм аларны сәүдә нокталарында саталар.

Бер машина бер сәгать эчендә ун пар оекбаш бәйли. Аларның җитештергән әйберләре безнең районда гына түгел, бөтен республикада яхшы бәяләнә.

"Мин үз кибетемне ачарга телим, анда үземнең һәм башка осталарның кул эшләрен тәкъдим итәчәкмен. Ярат- кан шөгылем тыныч кына яшәрлек табыш китерсә, бик яхшы булыр иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса