Питрәч районыннан биш компания юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына эләккән
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районыннан биш компания юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына эләккән

«Кощаковский» АХП» ҖЧҖ антирейтинг лидеры булды

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясе машина йөртүчеләре даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза торган оешмаларның антирейтингын төзеде. Исемлеккә Питрәч районында теркәлгән биш предприятие кергән. 

«Кощаковский» АХП» ҖЧҖ антирейтинг лидеры булды – 268 хокук бозу очрагы. Шулай ук исемлектә: 

  • «Агроторгсервис» ҖЧҖ – 145 хокук бозу очрагы; 
  • «СЛС Технология» ҖЧҖ – 115; 
  • «СК-БРИКС» ҖЧҖ – 108; 
  • «СК Панорама» ҖЧҖ – 104. 

Әлеге биш оешма юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 740 очрагына юл куйган. 

Комиссия предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә чакыра.


БДД