Алар бакча җиләгенең тәмен белеп эшлиләр

“Әйдә, үзебезгә эшләп карыйк!”– мөгаен, һәр гаиләдә гомердә бер тапкыр булса да мондый сөйләшү буладыр. Бу идеяне чынга ашырганнар арасында – Рөстәм һәм Айгөл Хамеевлар да бар. Биш ел элек кенә алар җиләк үстерә башлаганнар, ә узган ел инде 15 тонна уңыш алганнар. Быел сезон әлегә тәмамланмаган, нәтиҗәләр ясалмаган, әмма фермерлар уңыш узган елгыдан күбрәк булыр дип ышаналар.
– Безнең тарих 2018 елда башланды, – дип сөйли Айгөл. – Ирем теплица бизнесы белән шөгыльләнергә булды һәм теплицаны үзе эретеп-ябыштырып ясый башлады. Без анда кыяр, помидор, башка үсентеләр үстердек. Моның белән ике ел шөгыльләндек. Барысы да әкренләп җайлы гына барды, клиентлар барлыкка килде.
Әмма бу яшелчәләр фермерларга теләгән табыш китермәгән. Җәй көне күпләр аларны үз бакчаларында үстерә. Ә менә җиләк белән башкача: аны утыртсалар да, бик аз утырталар. Рөстәмне җиләкнең отышлы бәясе дә җәлеп итә. Ул сынап карау өчен бакча җиләгенең сигез сортын сатып ала, һәм барысы да әйбәт кенә башланып китә. Ир белән хатын бергә утырталар, үз участокларында бергә уңыш җыеп алалар. Бераз сатарга да кала.
Уңышлы сезоннан соң Рөстәмнең эчке ышанычы һәм үз плантациясен булдыру теләге барлыкка килә. Кошчылык белән шөгыльләнүче бабасы: “Безнең милектә буш җир бар. Алыгыз, файдаланыгыз”, – ди аларга. Хамеевлар йорт төзүне киләчәккә калдырып торып, акча җыйганнар һәм үсентеләр сатып алганнар. 2021 елда Рөстәм Айгөлнең әтисе белән КабардиноБалкариягә китә һәм 20 мең төп үсенте алып кайта.
– Аларны ярты гектарга утырттык, – дип искә ала ул. – 70 проценты гына үсеп китте. Ләкин без күңелебезне төшермәдек һәм икенче елда бер гектарга кадәр киңәйдек. Узган ел авыл хуҗалыгы министрлыгыннан “Агростартап” программасы буенча грант алдык – безгә өч миллион сум акча бирделәр. Бу акчага яңа трактор сатып алдык һәм плантациябезне 2,6 гектарга җиткердек, шуның 0,6 гектарын яңа утыртылган җиләк били.
Хамеевларның җиләк кырында хәзер ике сорт: “Азия” якынча 70 процент алып тора, “Сирия” – 30 процент. – “Азия” – бакча җиләгенең иртә өлгерә торган сорты, бик яхшы уңыш бирә, – дип билгеләп үтте Рөстәм. – Җиләк зур, сусыл була. Әмма сатып алучылар күбрәк “Сирия”гә өстенлек бирә. Ул тыгызрак, аннан җир җиләге исе һәм тәме килә. Шуңа күрә, мөгаен, алга таба акрынлап аңа күчәрбез.
Җиләк басуында эш иртә яздан башлана һәм көзгә кадәр дәвам итә. Яздан эшкәртүләр үткәрәләр: барлык рәтләрне коры һәм черегән яфраклардан чистарталар. Аннары яңгыр вакытында түтәлләр чиста булсын өчен рәт араларына салам җәяләр. Җиләк үсентеләре астында – агро сүс. Биш тапкыр утыйлар. Җимеш бирү сезоны бер айга якын дәвам итә – июнь башыннан июль башына кадәр. Җиләк җыюга акча эшләргә теләгән мәктәп укучыларын һәм студентларны җәлеп итәләр.
Баштарак хуҗалар үз җиләкләрен үзләре җыйганнар, көненә 100дән 200 килограммга кадәр. Кул гына түгел, арка да арый. Ул вакытта алар турында беркем дә белмәгән, ә хәзер алар районда танылган җиләк фермерлары: алар янына кеше үзе килә, шалтыраталар, социаль челтәрләрдә язалар. Уңышны Казанда күпләп сату базарларында саталар, заказ бирүчеләргә өйләренә тараталар, кешегә үзләренә җыю игълан итәләр – аны җиләк яратучылар аеруча көтә.
– Процесс авыр, кызу сезон вакытында бик нык арыйбыз, – ди Айгөл. – Әмма кешеләрнең соклануларын, шатлануларын күргәч, уңай бәяләмәләрен укыгач эшкә дәртебез арта.
Барлык җиләк-җимешләр кебек үк бакча җиләген дә карап, тәрбияләп торырга кирәк. Аларның төп дошманы – тоташ яуган яңгырлар. Ул табигый су сибү сыйфатында кирәкми, чөнки бу эшне тамчылап су сибү башкара, ә менә бөҗәкләр һәм явым-төшемнән соң черү рәвешендәге мәшәкатьләр артуы мөмкин. Бөҗәкләрдән талпаннар, үлән бете, трипсалар комачаулый. Корткычлардан химияне иртә язда ук кулланалар, шулай булгач, җимеш бирү вакытына берни дә калмый.
– Кеше бүген иртән җиләк бакчасына чыкса, иртәгә оныта. Ә без моңа үз эшебез кебек карыйбыз, үсемлекләрне даими карап, тәрбияләп торабыз, – дип билгеләп үтте Рөстәм.
Бакчачы Хамеевлар яз көне үсемлекләрне корткычлардан эшкәртергә, ашлама кертергә, мыекларын даими кисеп торырга киңәш итә – көч җиләк өлгертүгә генә китәргә тиеш. Түтәлне алар өч ел саен яңарталар.
– Быел өч еллык үсентелә р урыны - на яңаларын утыртачакбыз. Үсентеләрне үзебезнең яңа җиләк үсентеләреннән алабыз һәм үзебезнең теплицада үстерәбез, – диләр Хамеевлар.
Фермерларның алга таба планнары – биш гектар мәйданда интенсив алма бакчасы булдыру. Парның өч баласы бар: олы улларына – 11 яшь, кызларына – сигез, кече улларына – биш яшь. Аларны да эшкә җәлеп итәләр, өстәвенә мәҗбүр итәргә кирәкми, алар үзләре монда эшләргә яраталар. Гаилә, әлбәттә, үз җиләген дә куллана. Компотлар кайнаталар, аларда җиләк чияне алыштырган. Шулай ук җиләкне туңдыралар һәм шикәр белән изеп куялар. Якында гына әтиләренең кошчылык фермасы урнашкан – кышын Хамеевлар аңа ярдәм итәләр.
Аларның җиләк басуы Күн авылында урнашкан, ә гаилә Осиново поселогында яши.