Кырымнан ике укытучы Питрәчтә контракт төзеде
Алар бер мәктәптә эшләгән, бер урамда яшәгән һәм хәзер бергә хәрби форма кияргә җыеналар

Төш вакыты. Питрәч хастаханәсе. Кырымнан килгән ике ир-ат терапевт кабинетына керергә тора. Алар контракт төзеп СВО зонасына китәргә хәрби комиссариат өчен медкомиссия уза.
Максим элек полициядә хезмәт иткән, пенсиягә чыкканнан соң бер ел элек музыка укытучысы булып урнашкан. Асан – физкультура укытучысы, бу һөнәрдә күптән. Алар – хезмәттәшләр, бер мәктәптән, шунда танышканнар да. Бер урамда яшиләр. Күршеләр булу һәм уртак эш аларны нык бәйләп тора. Хәтта алар бергә СВОга китәргә карар кылганнар.
– Беркөнне кич очраштык. Бу темага сүз чыкты, һәм бергә барабыз, дип килештек, – ди Асан.
Алар үзләрен бер частька, машина йөртүче булып билгеләүләрен сораганнар. Бер елга контракт төзегәннәр.
– Ватанны сакларга китәбез – беренче сәбәп. Икенче сәбәп – балаларга булышу өчен, аларны аякка бастырырга, укытырга кирәк. СВОда катнашучыга ташламалар да каралган, – ди Максим.
Аның ике улы бар, унынчы сыйныфта укыйлар. Әтиләре аларны, СВО катнашучысы балалары буларак, түләүсез укырга керү хокукыннан файдалана алырлар, дип өметләнә. Асанның шулай ук өч баласы бар, аларга әлегә алты-сигез яшь кенә.
– Әлбәттә, алар борчылалар, – дип җавап бирде Максим якыннары турында сорагач. – Барлык туганнар да борчыла. Ләкин без аларны алдан әзерләдек.
Ә менә мәктәптә алар җитәкчелеккә әлегә бөтен дөреслекне әйтмәгәннәр. Үз хисапларына административ ялга киткәннәр. 23 февральгә чара үткәрдек тә, берничә көннән киттек. Боерык чыкканнан соң директорга контракт төзүләре турында әйтергә планлаштыралар. Чөнки үзләрен хезмәткә алуларына тулаем ышанмыйлар.
– Анда минем дусларым: “Барысы да яхшы, хезмәт итәргә була”, – диләр. Безнең Кырымда да тыныч түгел. Хатыным күптән түгел шалтыратты, дроннар оча, утны сүндерделәр, диде. Димәк, каядыр эләккән. Көн саен бездә пилотсыз куркыныч режимы, – дип уртаклаша Максим. Бу да егетләрнең карарына йогынты ясаган.
Татарстанда аларның өченче көннәре. Асан безнең республикада 2024 елда булган, ул вакытта ул балаларны ярышларга алып килгән. Ә Максим күптән, студентлар отряды составында, килгән булган. Моннан өч көн элек килеп җиткәч, аларны кунакханәгә урнаштырганнар. Хастаханәдә аларны куратор озата йөри, табибларны чиратсыз тиз узалар.
– Вакытыбыз чикле. Барысын да никадәр тизрәк узсак, шулкадәр тизрәк китәрбез, – дип сүзен йомгаклады Максим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia