Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ленино-Кокушкинодан яшьләр хәрәкәте экоконкурста катнаша

Ул экологик икеайлыкка багышланган

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә безнең районда «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте эшен дәвам итә. 20дән артык укучыны берләштерүче хәрәкәтнең иң актив командасы Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәге базасында эшли. 

Һәм алар экологик икеайлыкка багышланган республика конкурсында катнашалар. Аларны төрле биремнәр көтә: командаларның видеовизиткалары, экологик дәресләр һәм, әлбәттә, өмәләр. Барлык биремнәр «Чиста булачак» республика хәрәкәтенең рәсми сайтында
бастырылачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. 

– Конкурска теләсә кайсы учреждениедән алты кешедән торган командалар, балалар да, өлкәннәр дә кушыла ала: мәсәлән, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты. Һәр бирем өчен баллар исәпләнә. Иң күп очко җыйган кеше җиңәчәк. Ә төп бүләк – безнең авылыбызның
чисталыгы, – дип сөйләде хәрәкәт кураторы Софья Агаджанян. 

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин узган республика брифингында быел ике айлыкның Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелүен искәртте. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм герой-якташлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә басым ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса