Иҗади кичә бик җылы һәм күңелле үтте.

Ленино-Кокушкино авылы китапханәсендә якташыбыз, язучы, сатирик, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов белән түгәрәк өстәл артында очрашу булды.
Очрашуда Камил Кәримовның иҗатын яратучы укучылар, укытучылар, шулай ук аның белән яшьли аралашыпочрашып йөргән дуслары, китапханәчеләр һәм әдәбият сөючеләр катнашты. Чараны китапханә мөдире Тәслимә Сәйфуллина һәм мин, Назилә Абдрахманова алып бардык. Кичә бәйрәм рухын кертеп, Валентина Ямщикованың “Сагынам сине, Питрәч” җыры белән башланды. Аннары сүз Камил Кәримовка бирелде. Ул үзенең тормышы, иҗат юлы, хатирәләре һәм истәлекләре белән уртаклашты. Язмышының иң авыр вакытлары, ятим калу ачысы, яшьли кичергән сынаулары турында сөйләде. Фәнис Яруллинның: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш”, – дигән фикере нәкъ менә Камил Кәримовның тормышына туры килүен ассызыкладылар. Нинди генә сынаулар аша узса да, ул каләмен ташламый. “Минем өчен иҗат итү, каләм чарлау – аерым бер дөнья, һәм аны берничек тә язмый калып булмый. Язмый калсам, күңелемә тынычлык таба алмыйм”, – диде якташыбыз. Якташ буларак, ул районыбызның Мишә буйлары, табигате, якташ язучыларны да искә алды, шулай ук тарихыбызны барлап узды. “Минем язылган һәрбер әсәр – ул кемнеңдер язмышы, чынбарлык, булган хәл”, – дип ассызыклады ул.
Камил Кәримовның чыгышыннан соң, очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, әдипнең әсәрләре турында фикер алышты. Язучы һәр сорауга ачык һәм ихлас итеп җавап бирде, үзенең иҗади планнары белән дә уртаклашты. Шулай ук ул очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Китап укыгыз, туган якны, телне, горефгадәтләрне онытмагыз!” – дип ассызыклады. Ул үзенең тирән фикерләре, киң карашлы әңгәмәдәш булуы белән килгән кунаклар күңелендә зур кызыксыну уятты.
Иҗади кичә бик җылы һәм күңелле узды. Чарага килгән тамашачылар сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты. Мондый очрашулар тагын да кабатланыр, дип ышанып калабыз! Камил Кәримовка исәнлексаулык һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.