Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Людмила Савина: «Минем өчен көненә 15 километр юл үтү проблема түгел»

Людмила Евгеньевна бу хезмәттә 2003 елдан бирле.

Аның участогы зур, анда Гончарная, Гагарин, Медиков, Дружба, Энтузиастов урамнары керә.

Әле тагын без бер-беребезне алыштырабыз. Кайчагында көненә 15-17чакрым узам, - диде почтальон. – Бернигә дә карамастан, эшем ошый. Иң мөһиме, минем участокта кешеләр яхшы, алар мине көн саен көтәләр, без инде бер-беребезгә күнеккән, алар белән аралашабыз. Мондый эссе көннәрдә алар чәй белән сыйлыйлар, ә кышкы салкыннарда өйләренә җылынырга чакыралар. Газета-журналлар укырга яратучылар бар. Мәсәлән, Вера Уханова ун данәгә якын, ә Тамара Жандарова биш данәдән артык басма алдыра. Мин үзем дә укырга яратам. Беренче чиратта, яңалыкларны белү өчен район газетасын, «Казанские ведомости» һәм «111 полезных советов» газеталарын укыйм. Җәен бакчада эшләргә яратам. Безгә һава торышы нинди булуга карамастан, эшләргә туры килә, яңгыр, кар яуса да, көннәр эссе, салкын булса да. Газета-журналлардан тыш, квитанцияләр, реклама продукциясе дә таратырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса