Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Люткино авылында борынгы чиркәүне консервацияләү планлаштырыла

Бу хакта «Хәтер мәңгелек» проекты җитәкчесе Екатерина Гаврилова сөйләде.

Киләсе елда Питрәч районы Люткино авылында XIX гасырда төзелгән чиркәүне консервацияләү һәм чишмәне төзекләндерү планлаштырыла. 

Авыл халкы алдында җимерелгән агач чиркәүне консервацияләү бурычы тора. Аның диварлары бар, эчендә изгеләрнең йөзләре сурәтләнгән фрескалар сакланган, әмма аның түбәсе җимерелгән. Бу чиркәү Казан изгеләренә багышланган. Мондый чиркәүләр Татарстанда нибары икәү генә — берсе Лаеш районында, икенчесе Люткино авылында», — дип сөйләде Гаврилова.

Бүгенге көндә чиркәүдә келәүләр үткәрелми, чөнки ул авария хәлендә. Люткино авылында 1889 елда төзелгән изге Гурий, Варсонофия һәм Герман чиркәве Колай авылы мәхәлләсенең бер өлеше булган. Колай руханиы Николай Боков Люткинода яңа чиркәү һәм мәктәп төзүдә актив катнашкан.

Быел Колай чиркәве мәхәлләсе тарафыннан хупланган «Хәтер мәңгелек» проекты 463 мең сумлык Президент грантын отты. Бу акчага авыл халкы авылны төзекләндергән, XIX гасырның борынгы каберлекләре сакланган зиратта яңа койма куелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса