“Мактаулы донор”, Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Фәридә Солтанова турында
Җәмгыять

“Мактаулы донор”, Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Фәридә Солтанова турында

Ул – районның халык табибы

Фәридә Фатыйх кызын Питрәч районында белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Берничә буын табиблар өчен ул – “Алтын педиатр” һәм инфекционист, район халкы өчен – “Халык табибы”, ә дәүләт сәламәтлек саклау системасы өчен – Россиянең Мактаулы доноры, аның керткән өлеше тапшырылган кан литрлары белән генә түгел, ә пациентларның коткарылган гомерләре белән үлчәнә.

Аның Питрәч медицинасындагы юлы 1978 елда башлана. Медицина уку йортын тәмамлаган яшь кыз ире (ул ветеринария табибы) белән районга педиатр булып килгән. Өч ел эшләп, китәргә ниятләгәннәр, әмма тормыш башкача хәл итә: фатир бирәләр, балалар туа, һәм шулай итеп Питрәч районында төпләнеп калалар.

Беренче еллардан ук элеккеге баш табиб М.М.Земдиханов Фәридә Фатыйховнага “Алтын педиатр” дигән. Әмма 1983 елда, инфекционист киткәч, аны озак киңәшләшеп тормыйча инфекция бүлегенә күчергәннәр. ““Инфекция бүлегендә эшләячәксең”, – диделәр дә, бетте” - дип, искә ала ул шул вакыттагы җитәкчелекнең сүзләрен. Тиздән ул үзе дә җитәкче була, инфекционист эшен баш табибның дәвалау эше буенча урынбасары вазифасы белән бергә алып бара. Бу вазыйфада ул берничә баш табиб белән эшли.

Аның һөнәри кредосы – тиз арада карарлар кабул итү һәм ваемсызлыкка юл куймау. 90 нчы елларда, УЗИ да, ФГДС та булмаган, ә авыруны Казанга күчерү бик кыен булганда, Фәридә Фатыйх кызы клиник тәҗрибәгә, интуициягә һәм фидакарьлеккә таяна. Ул Кибәчтә дифтерия белән авыручыга бәйле бер очракны исенә төшерә: шеш күкрәк астына кадәр җитә, табиблар, пациентны буылудан коткарып, бер төн эчендә бөтен запас сывороткаларын тотып бетерәләр. Иртән авыруны йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерүгә ирешәләр, ул вакытта бу гамәлдә булмаган, ләкин алай эшләмәсәләр авыру үлгән булыр иде. Ә 2006 елның гыйнварында, М-7 трассасы ачылгач, район үзәк хастаханәсенә юлтранспорт һәлакәтеннән соң каты җәрәхәтләр алган тугыз кешене берьюлы китерәләр. Бишесе һәлак була, бер малай операция өстәлендә үлә.

– Бу очракны мин беркайчан да онытмаячакмын, – ди ул. – Ләкин без кулдан килгәннең барысын да эшләдек.

Нәкъ менә шундый компромиссыз профессионализмы өчен аңа “Халык табибы” исеме бирелгән. Ә дәүләт “Сәламәтлек саклау отличнигы” һәм “ТРның атказанган табибы” билгеләре белән билгеләп үткән.

Фәридә Фатыйх кызының биографиясендә шәфкатьлелек хроникасы кебек укыла торган бүлек бар. 1990 елдан 1995 елга кадәр, медицина өчен иң катлаулы вакытта, ул даими донор була. Кан салу станциясе районны кан белән тиешле күләмдә тәэмин итми, һәм пациентларны коткару табибларның үз җилкәләренә төшә.

– Халык начар туклана, шуңа күрә йөкле хатыннарның еш кына каны сыеклана, бала тапкач кан китә башлый иде, – дип сөйли Фәридә Солтанова. – Без кан группасын карыйбыз да, туры килүен тикшерәбез дә, канны турыдан-туры агыза идек. Кан оеша башлый, кан китү туктала. Мин һәр бала табучы янында диярлек булдым, шуңа күрә кемнеңдер килгәнен көтмичә, үзем кушеткага ята идем.

Аның беренче уңай группа каны күпләргә туры килгән. Аналарны гына түгел, хирургия пациентларын да шулай коткарганнар. Бервакыт төнлә хезмәттәше Наталья Сергеевна Ксенофонтова (90га 60 кан басымы белән) һәм Фәридә Фатыйх кызы бөерләре өзелгән хатынга 250 миллилитр кан тапшырганнар. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыруга китә һәм аларны алып кайтып куя алмый.

– Мин: “Әйдә күпер аша кайтабыз. Әгәр син егылсаң, мин сине күтәрә алмыйм. Ә күпер аша барганда берәр нәрсә булса, ашыгыч ярдәм кире килеп ала алачак”, – дидем. Шулай бардык та.

Мондый очраклар бик күп була. Фәридә Солтанованың үзенең гемоглобины 7гә кадәр төшкән вакытлар да була (норма 13-14 булганда). Бервакыт тимер юл хастаханәсендә үткән киңәшмәдә ул кинәт аңын югалта баруын сизеп ала: “Егылмасам гына ярар иде”, дип уйлый.

Турыдан-туры кан салу күп гомерләрне коткарып калган, әмма Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән аны 1995 елда гамәлдән чыгаралар. Алдан әзерләп куйган канны гына куллана башлыйлар. Консервланган кан белән тәэмин итү дә җайга салына. 1999 елда Фәридә Солтановага “Мактаулы донор” исеме бирелә.

Питрәч район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре арасында башка “Мактаулы донорлар” да бар, мәсәлән, шәфкать туташлары Валентина Леонтьева һәм Валентина Жукова.

Бик күп мактаулы исемнәр һәм бик күпләрне үлемнән коткарып калган хатын-кыз кырык яшендә өч баласы белән ялгыз калган. Ветеринар ире, аның кебек үк, һәрвакыт чакыруларда була. Якты дөньядан бик яшьли китә. Балалары да иркәләнеп үсми, әниләре төнлә яки ял көнне эшкә китә икән, шулай кирәк икәнен аңлап үсәләр.

– Кәрәзле телефоннар юк иде. Мин күршеләргә шалтыратып. “Балаларга әйтегез әле, бүген кайтмыйм, пирог өчен камыр духовкада” дип әйтә торган идем. Олы улым мин кайтканчы пирог пешереп куя иде. Алар миңа бик нык булыштылар, – дип искә ала ул елмаеп.

Балаларының берсе дә медицина юлын сайламаган, барысы да мәгълүмати технологияләргә өстенлек биргән. Ләкин донорлык эстафетасын икенче улы кабул иткән. Әнисе аның белән горурлана.

2020 елдан Фәридә Фатыйх кызы башка кан бирми: инфекцияләр белән күп еллар эшләгәннән соң анализларда гепатитка суммар антитәнчекләр табылган, һәм күчерү станциясе биоматериалны кабул итмәгән. Ләкин ул коткарган бик күп кешеләрнең тамырларында күптән аның каны ага. Аларның күбесе бу турыда белми дә.

– Бүген медицина бик алга китте. Автомат анализаторлар, реанимобильләр, республика үзәкләре белән турыдан-туры элемтә, компонентлы кан салу. 80-90 нчы елларны хәзерге заман белән чагыштыру – җир белән күк арасы, – ди Фәридә Солтанова. – Әмма технологияләр иң мөһимен: кеше тормышы турында сүз барганда ярдәмгә килергә әзер булуны кире какмый.