Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар Питрәч дачникларын алдалап акчаларын урлый

Июль аенда шундый 2 хәл теркәлгән.

Беренчесендә тышкы кыяфәтләре белән чегәнгә охшаган өч ир-ат «Меша-1» бакчачылык ширкәте хуҗасына йорт тирәли  отмостканы яңартырга тәкъдим иткән. Эш өчен түләү суммасын 44 мең сум дип билгелиләр. Заказчы 29 мең сумны банк картасына күчергән, ә калган 15 мең сумны  үзен Николай дип таныштырган ир-атка биргән.  Җинаятьчеләр безнең илдә җитештерелгән  ак төстәге җиңел автомобильдә хәрәкәт иткән. 

Шундый ук очрак 2 атнадан тагын кабатлана, «Родник» бакчачылык ширкәтендә  була. Бу юлы зыян күрүчегә бакча участогында баскыч ясарга тиеш булалар. Әмма  аны эшләмәгәннәр һәм элемтәгә чыкмаганнар, ә эш өчен алдан  12 мең сум акча күчергән булганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге питрәчлеләрдән сак булырга һәм мошенникларга бирешмәскә чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса