Надеждино авылында яшәүчегә социаль челтәрләрдәге фото өчен штраф салганнар
Фотода экстремистик оешма символикасы сурәтләнгән булган
Надеждино авылында яшәүче 18 яшьлек егет үзенең социаль челтәрдәге битендә экстремистик оешма дип танылган халыкара иҗтимагый хәрәкәт символикасы төшерелгән фотография урнаштырган. Аның эшчәнлеге безнең ил территориясендә тыелган. Питрәч районы прокуратурасы бу фактны ачыклаган. Административ хокук бозу турында эш кузгатылган, чөнки мондый символиканы пропагандалау һәм халыкка күрсәтү законга каршы килә. Гаепләнүчегә суд 2 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа