Поселок өчен бу – яңарыш, рухи бердәмлек һәм якты хәтер символы.

Осиново поселогында җирле халык зур өметләр белән борчылып көткән вакыйга булды. Яңа мәчет нигезенә беренче субайны кагу тантанасы узды. Поселок өчен бу яңарыш, рухи бердәмлек һәм якты хәтер символы.
Узган ел поселоктагы мөселман җәмәгатьчелеге зур борчу кичерде: мәчет янды һәм аны торгызып булмый иде. Ләкин рухи үзәкне югалту дин тотучыларга төшенкелеккә бирелергә ирек бирмәде. Поселок халкы һәм аларга ярдәм иткән район мөселманнары, муниципалитет җитәкчелеге шушы ук участокта Аллаһ йортын торгызырга, аны рухи-әхлакый ярдәм үзәге итәргә, шул исәптән сугышчы-ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итәргә дигән ныклы карар кабул итте.
– Бу мәчет башта безнең ватанны саклаучыларыбыз, әйләнеп кайтмаганнар һәм хәзер алгы сызыкта булганнар өчен догалар яңгыраячак урын буларак уйланылган иде, – дип билгеләп үтте Питрәч районы имаммөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов. – Мәчет халык акчасына төзелә, кешеләрнең ничек җавап бирүләре, техника, куллар һәм финанс белән ярдәм итүләре безнең бердәмлекнең зур көчен күрсәтә.
Коръән укудан һәм фатиха бирүдән башланган тантанага бик күп кеше җыелды. Читтә калмаган һәм “Халык белән бергә төзү”не оештыруның төп авырлыгын үз өстенә алган кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Питрәч районы башлыгы Рәис Әхтәм улы иң актив меценатларны һәм оештыручыларны – Заур Исмәгыйлевны, Альберт Миңнехановны һәм Рөстәм Хәмиевны шәхсән үзе рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләде. Аларның өлеше, шулай ук дистәләгән башка битараф булмаган якташларының ярдәме берничә көннән яңа мәчетнең стеналары күтәреләчәк нигезгә әверелде.
Бүләкләнүчеләрнең берсе, Альберт Миңнеханов, Осиновода туып-үскән кеше, мәчетнең киләчәге турындагы фикерләре белән уртаклашты:
– Кызганыч, узган ел мәчетебез бәхетсезлек очрагы аркасында янып бетте. Әмма бүген күп санлы кешеләр, халык, иганәчеләр ярдәме белән безгә яңа йорт салу мөмкинлеге бирелде. Мәчет – Аллаһ йорты, ул халыкны берләштерә. Без бергәләп якыннарыбыз, мәрхүмнәр өчен дога кылачакбыз. Һәм, әлбәттә, һәлак булган дусларыбыз, СВОдагы егетләр, без көткән кешеләр өчен дога укылачак. Аллаһ Тәгалә безнең уртак догаларыбызны ишетер һәм аларга юлда ярдәм итәр дип ышанам.
Чараның кульминациясе булачак бинаның беренче терәген җиргә кагып, куәтле субай сугу машинасы беренче тапкыр бәргән момент булды. Шул вакыттан мәчет төзелеше планнар рәтеннән чынбарлыкка күчте.
Татар һәм мөселман традицияләре буенча, теләсә нинди мөһим һәм игелекле эшне уртак табын белән тәмамлау кабул ителгән. Беренче субайны сукканнан соң, барлык катнашучыларны – хөрмәтле кунаклардан һәм ветераннардан алып гади халыкка һәм балаларга кадәр – тәмле пылау белән сыйладылар. Уртак аш вакытында әңгәмәләр алып барылды, рәхмәт сүзләре һәм төзелешне тизрәк тәмамлауларын, поселокта тиздән яңадан торгызылган яңа мәчетнең беренче азаны яңгыравын теләделәр.