Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерлар өчен капиталь ремонтка түләү буенча ташламалар турында искәрттеләр

Әлеге ташлама Торак кодексында каралган, әмма төбәкләр дәрәҗәсендә билгеләнгән булырга тиеш.

Өлкән яшьтәге кешеләр капиталь ремонт өчен компенсация взносын 100 процентка кадәр кайтара ала, дип искәртә Россия Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.

Мондый ташлама һәм аның шартлары турында социаль яклау бүлегендә яки капиталь ремонт буенча төбәк операторыннан белешергә була.

Ведомство мәгълүматларына караганда, тиешле норматив-хокукый актлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә кабул ителгән. Ташлама алучы бинаның хуҗасы булырга тиеш.

Ташлама ялгыз яшәүче, эшләмәүче милекчеләргә яки пенсия яшендәге эшләмәүче гражданнардан торган яки 70 ((аларга 50 процент ташлама карала) һәм 80 яшькә (алар капиталь ремонт өчен түләүдән тулысынча азат ителә) җиткән I-II төркем инвалидлардан торган гаиләләргә бирелә.

Ташлама алу өчен гаризаны социаль яклау бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә тапшырырга кирәк, кайбер төбәкләрдә бу Дәүләт хезмәте порталы аша эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса