Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсиядән бурыч хисабына тотып калулар булса, нишләргә?

Укучыларыбыз безгә үз проблемалары турында еш язалар, ә без, үз чиратыбызда, ярдәм итәргә тырышабыз. Бүгенге санда без шактый актуаль сорауга, бурыч йөкләмәләре һәм пенсия түләүләре турында җавап бирәбез. Укучылар сорауларына Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Питрәч районындагы идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Шлыкова җавап бирә.

- Минем пенсия приставлар тотып калуларыннан соң нибары алты мең сум гына кала. Ягъни бу хәтта яшәү минимумы дәрәҗәсендә дә түгел. Бу очракта ничек дөрес эш итәргә? Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә? Пенсия фондынамы, суд приставларынамы? Тотып калулар күпмегә кадәр дәвам итә? – дип сорау бирә Питрәч районында яшәүче.
- Әгәр суд приставлары пенсиядән тотып калганнан соң, пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумыннан (Татарстан Республикасында бу 8 232 сум) кимрәк булса, сезгә суд приставы исеменә, керемнәр турында белешмә язып, башкарма производство кысаларында тотып калу күләмен киметү турында үтенеч җибәрергә һәм алына торган пенсия күләме турында белешмә язып җибәрергә кирәк. Әгәр пенсиядән тотып калу процентын киметү мөмкин хәл булса, тотып калу срогы чикләнми. Приставлар бурыч тулы күләмдә түләнмәгән вакытка кадәр акчаларын тотып торачак, - дип җавап бирде Ирина Шлыкова.
Пенсиядән тотып калуларны булдырмас өчен бурычларның барлыкка килү мөмкинлекләрен булдырмаска тырышырга кирәк. Ягъни, шуны истә тотарга: банк кредитлары алганда, банк тарафыннан билгеләнгән түләүне һәм процентларны вакытында түләргә, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм коммуналь хезмәтләр өчен счетларны вакытында түләп барырга кирәк.

 

2019 елның 5 июлендә Питрәч авылы, Совет урамы 32 нче йорт адресы буенча Пенсия фонды Идарәсе бинасында 10.00 сәгатьтә Пенсия мәсьәләләре буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина кабул итү үткәрәчәк.
Алдан язылу 3-01-41 телефоны буенча башкарыла.


- ПТУда укыган еллар пенсия стажына керәме? – дип сорый Ленино-Кокушкинод авылында яшәүче.
- Федераль закон нигезендә иминият стажына шушы вакыт эчендә Россия Федерациясе Пенсия фондына иминият кертемнәре исәпләнгән һәм түләнгән очракта, Россия Федерациясе территориясендә башкарылган эш чорлары кертелә. Уку чорлары, шул исәптән техник урта, югары уку йортларында, эшчәнлекнең иминият төрләренә керми, чөнки укучылар һәм студентлар өчен дәүләт социаль иминиятенә взнослар түләү уку йортлары тарафыннан башкарылмый. Пенсия күләмен исәпләгәндә гражданнарның пенсия хокукларын бәяләү 1,2 (уку чорын исәпкә алмыйча) чик күләмдәге хезмәт стажын һәм уртача хезмәт хакының дәрәҗәсен исәпкә алып, яки стажны (уку чорын кертеп) һәм уртача айлык хезмәт хакының үз вакытында түләнүен исәпкә алып, ләкин алынган пенсияне әлеге пунктта турыдан-туры каралган максималь күләм белән, яисә элек гамәлдә булган Россия Федерациясе Законы нормалары нигезендә башкарыла. Пенсия күләмен исәпләү хезмәт хакының түбән дәрәҗәсе һәм зур булмаган фактик хезмәт стажы булган пенсионерларга гына отышлы (ир-атларда 25 елдан ким һәм хатын-кызларда 20 елдан ким). Шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәсем килә, элек гамәлдә булган закон кагыйдәләре буенча пенсия исәпләү тәртибен куллану пенсионерлар өчен иң күп очракта отышлы түгел, - дип аңлатты Ирина Шлыкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса