Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Питрәч-информ" социаль челтәрләре һәм актив подписчиклар турында сөйлибез

Безнең соцчелтәрләргә язылучыларның гомуми саны - 35 меңнән артык.

Беркемгә дә сер түгел, хәзерге дөньяда социаль челтәрләр күңел ачу һәм аралашу чарасы гына түгел, ә яңалыкларның төп чыганагы булып тора.
Безнең редакция бүгенге көндә барлык социаль челтәрләрдә диярлек бар, аларның кайберләре республикабызның ике дәүләт телендә алып барыла.

ВК https://vk.com/pestrecyrt
Одноклассникиhttps://ok.ru/pestretsyn/topics
Фейсбукhttps://www.facebook.com/profile.php?id=100059049416669
Твиттерhttps://twitter.com/home
Инстаграм https://www.instagram.com/novosti_pestrecy/
Ютубhttps://www.youtube.com/channel/UCBrwCM_yEm1aeMLy9c5K..
Яндекс районhttps://local.yandex.ru/users/uegwn6j376ubh3gdrc4nyee..
ТикТок – https://vm.tiktok.com/ZSbcHrd9/
Яндекс.Дзен – https://zen.yandex.ru/pestrecy
Телеграмhttps://t.me/pestresy

Статистика күрсәткәнчә, күп кенә социаль челтәрләргә керүчеләр үзләренең мобиль җайланмаларыннан керә.
Социаль-демографик күрсәткечләр буенча, безнең челтәрләрдә хатын-кызлар өстенлек итә, алар 69% ка якын, калган 31%ы - ир-атлар.
Иң күп кулланучылар 35 яшьтән 45 яшькә кадәр. Мөгаен, шуңа күрә файдалы киңәшләр һәм рецептлар кебек темалар бик популярдыр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер районның һәрбер авыл җирлегенең диярлек үз төркемнәре яки битләре бар. Безнең социаль челтәрләрдә басылган үзләренең авыллары турындагы язмаларга репост ясыйлар. Иң активларның берсе булып Шәле авылының Вконтакте сәхифәсен аерып алырга була. Сүз уңаеннан, күптән түгел аларның инстаграмда да битләре барлыкка килде.

Бүген безнең инстаграм битенә язылучылар саны - 10 меңнән артык. Бу барлык булган соцчелтәрләр арасында иң популяры. Биредә кешеләр күпкә актив, лайкларны да, комментарийларын да кызганмыйлар, әлбәттә моңа без бик шат һәм чиксез рәхмәтле. Бу социаль челтәрдән файдаланучыларның күбесе безне үз сторисларында һәм язмаларында билгеләп үтә.
Безнең җирле блогерыбыз Миннур Шәмсетдиновка моның өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Ул көн саен авыл һәм безнең район тормышы турында берничә язма урнаштыра, үзенең соцчелтәр битендә мавыктыргыч уеннар үткәрә, аларны редакциябезнең хештеглары һәм тамгалары белән билгеләп үтә.

Безнең социаль челтәрләр арасында иң яңасы һәм иң яше булып ТикТок санала. ТикТок - кызу темплар белән популярлаша баручы социаль челтәр.
Ул редакциягә нәрсәгә инде, аның белән яшьләр генә кызыксына диярсез. Без дә башта шулай дип уйлаган идек, әмма ялгышканбыз…
Редакциянең әлеге социаль челтәрдә булуы безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача икән. Нәкъ менә аның ярдәмендә без республикабыздан гына түгел, хәтта Россиядән дә читкә чыга алабыз.
Районыбыздагы ветераннар һәм озын гомерле кешеләребез турында кыска видео бастырганнан соң, Урал, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Украинадан җылы фикерләр килә башлады.
Безнең видеоязманы бик күп кеше карады һәм ул бик күп лайклар җыйды. Кыска гына вакыт эчендә без дүрт меңгә якын подписчик җыйдык.

Безнең соцчелтәрләргә язылучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм бәхет телибез. 2021 елда да Питрәч районында барган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен безнең белән калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса