Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авыл җирлегендә халык җыены узды

Администрация вәкилләре халык белән бергә узган елга йомгак ясадылар һәм 2023 елга планнар белән уртаклаштылар

Питрәч авыл җирлегенең узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесе Руслан Шәйхисламов сөйләде. 

Җирлек составына дүрт торак пункт керә, аларда 5042 йорт хуҗалыгы урнашкан. 2023 елның 1 гыйнварына халык саны 11688 кеше тәшкил итте. 

Торак пунктларда актив төзелеш бара. 2022 елда 100 шәхси торак йорт, шулай ук өч күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Перчков, Советская һәм Осиновская урамнарындагы дүрт күп фатирлы йортта 24 млн сумлык капиталь ремонт ясалган, 5,3 км озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләре салынган (гомуми суммасы 13,7 млн сум).

Авыл территорияләрен үстерүнең комплекслы программасы буенча Аграрная урамыннан Казанская урамына таба, Северная һәм Гагарин урамнарында 444 метрда тротуарлар салынган. Эшләрнең бәясе 2 млн сумнан артык тәшкил итте. 

Моннан тыш, "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты кысаларында узган ел балалар шәһәрчеге төзелешенең икенче чираты тәмамланды.

"Урам яктыртуын торгызу оештыру" программасы буенча быел Шихазда һәм Олан Иле авылларында, шулай ук Питрәчнең сигез урамында яктырткычлар урнаштыру планлаштырылган. Муниципаль юл фонды буенча дүрт урамдагы юл өслекләрен ремонтлау, ике урамдагы яңгыр канализациясен ремонтлау, парковкалар һәм тротуарлар төзү һәм ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса