Питрәч авыл җирлегенең яңа җитәкчесе билгеләнде
Җәмгыять

Питрәч авыл җирлегенең яңа җитәкчесе билгеләнде

Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә

Питрәч авыл җирлеге Советының сигезенче утырышы булды. Аны район башлыгы Рәис Сөләйманов алып барды. 

Көн тәртибендә бер мәсьәлә – Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Конкурс комиссиясе әлеге вазыйфаны биләүгә дәгъва кылучы өч кешедән документлар кабул
итте.

Ачык тавыш бирү юлы белән Башкарма комитет җитәкчесе итеп Рамил Рәфхәт улы Гайфуллин билгеләнде. Ул югары белемле: 2012 елда Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Белгечлек буенча эш стажы – 4 елдан артык, шулай ук җитәкче вазифада эшләү тәҗрибәсе дә бар.