Питрәч авылындагы ритуаль хезмәт җитәкчесе Илья Николаев белән әңгәмә
Җәмгыять

Питрәч авылындагы ритуаль хезмәт җитәкчесе Илья Николаев белән әңгәмә

Әтисе сайлап биргән һөнәр

Төрле өлкәдә эшләүче кешеләр турында, гадәттә, без аларның һөнәри бәйрәмнәрендә сөйлибез. Әмма безнең бүгенге материал героеның мондый бәйрәме юк. Аның үз эше бар – ул ритуаль хезмәтләр күрсәтә. Алар тулы циклны үз эченә ала: моргтан алып зиратка, искә алуны оештырудан алып чардуган, кабер ташлары кую, җыештыруга кадәр. Газетабызның һәр санында диярлек питрәчлеләр Илья Николаевка һәм аның коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерәләр, аның турында язуыбызны сорыйлар иде. Һәм, ниһаять, үлеләрне искә алу көне (Радоница) алдыннан без аннан интервью алдык.

– Илья Андреевич, сөйләгез әле, сез бу өлкәгә ничек килдегез? Икеләнү яки куркулар булдымы?

– Бу әтием сайлаган эш. Ул гомер буе Казан шәһәре зиратында эшләде: Казанда кабер казучы булды, аннары администратор. Бер кичне, ул чакта миңа 15 яшь иде, ул: “Мин кечкенәдән бу өлкәдә эшлим, син дә шунда эшләячәксең”, – диде. Һәм икенче көнне иртән сәгать җидедә без инде зиратта басып тора идек. Төнлә ул мине дежурга калдырды.

Әлбәттә, килеп мине тикшереп китте, булдыра аламмы, юкмы. Миңа әти сүзе – закон. Шуңа күрә мин аның карарын шактый җиңел кабул иттем һәм шунда ук ризалаштым. Әлбәттә, эшкә керешкәндә барлык нормаль кешеләрдәге кебек курку хисе булды. Тик минем өчен, яшүсмер буларак, бу бик кызык иде, чөнки бу урын – гадәти булмаган, мистик, сфера үзенчәлекле. Рухи якка караганда физик яктан кыенрак иде. Казу эшеннән башладым, аннары кабер ташлары, чардуганнар урнаштыра башладым. Мин шактый озак эшләдем, тәҗрибә үзләштердем.

Белемем буенча мин коммерсант. Күпмедер вакыт икмәк заводында йөк ташучы булып эшләдем, аннары менеджерга кадәр күтәрделәр. Үз эшемне мин биш ел элек ачтым.

– Сез – бу эшне мирас итеп алган кеше, бу сезнең стихиягез. Ә сезнең хезмәткәрләргә эмоциональ яктан бу эштә авырмы?

– Бездә төрле яшьтәге егетләр: 50 яшьлек ирләр дә, яшьләр дә эшли. Һәр хезмәткәр буенча миндә билгеле бер гамәлләр һәм сораулар планы бар. Алар психологик якка да, физик әзерлеккә дә кагыла. Кайвакыт кешеләр әңгәмә этабында ук көчле курку хисе кичерә башлый. Алар бу стадиядә ук монда эшли алмаячакларын аңлыйлар. Калырга үгетләүнең бернинди мәгънәсе дә юк. Мин бу эшне бөтен кеше дә башкара алмавын аңлыйм.

Һәрвакыт үз командамны хуплыйм, ә командада һәркем бер-берсенә ярдәм итәргә әзер. Без ритуаль хезмәтләр турында ниндидер караңгы һәм кайгылы нәрсә итеп сөйләмәскә тырышабыз. Эшләүчеләр ялгыз йөрмиләр. Зиратка барып кайтырга кирәк икән, мин өч-дүрт кеше җибәрәм. Бергә булганда җиңелрәк. Үзенчәлекле эчке юмор да ярдәм итә. Кайчак күмгәндә төрле хәлләр булгалый. Шундый бер очрак әле дә истә: олы яшьтәге ир-ат шулкадәр борчылды, хәтта мәрхүмгә сәламәтлек теләде.

– Туганнары стандарт булмаган күмүне теләгән очраклар буламы? Бәлки, махсус ритуаллар бардыр.

– Кайчакта аларда кешене үзе исән чакта кадерле булган әйберләре белән бергә күмү теләге туа. Мәсәлән, әгәр ул мотоцикллар яратса – табутка шлем салалар, әгәр балыкчы булса – кармак.

Бер кызыклы очрак булды, дөрес, башка районда. Кабер казыганда өскә ике метр чыгып торырлык итеп таяк тыгып калдыруны сорадылар. Аларда шундый гадәт бар икән: кабергә килгәндә, бу таякка кагыласың, һәм бу синең үлгән кеше белән исәнләшүеңне аңлата. Саубуллашканда ук табут белән һәр бүлмәне әйләнеп чыгарга, ә чыкканда табут белән өч тапкыр шакып алырга да кирәк икән.

Бу заказ бирүчеләр Чувашиядән иде. Гомумән, һәр халыкның – ү з традицияләре. Мәсәлән, кайбер керәшеннәр кабергә тимер акчалар ыргыта. Шулай ук зиратта үлгән кешенең киемнәрен тулысынча яндырырга сораучылар да булды. Без бу үтенечләрне үтәдек, куркынычсызлык өчен янгын сүндерү часте хезмәтен дә чакырырга туры килде.

– Мәрхүмнең туганнары кайгысына бирешмәскә нәрсә ярдәм итә?

– Конкрет ситуациядән читләшергә, моны үзең аша үткәрмәскә кирәк. Вакытлыча робот булырга, кайдадыр салкын канлылык күрсәтергә һәм барысын да үз кулыңа алырга кирәк. Чөнки хәл болай да киеренке. Әгәр заказчы елаганда аның белән бергә ритуаль агент та елый икән – бу инде нормаль күренеш түгел. Без үзебезне кулда тотарга тиеш. Югыйсә безнең эшебез практик күзлектән мәгънәсен югалтачак.

– Мистик очраклар белән очрашырга туры килдеме?

– Әйе, бик еш. Мисал өчен, бер умартачыны күмгәндә, зиратта табутны кабергә алып барганда бик зур умарта кортлары күче пәйда булды.

Еш кына яңгырлы болытлы көннәрдә кинәт кояш чыга һәм каберне яктырта.

Без кабер ташына исем-фамилиясе, туу һәм үлү даталары язылган табличка ясаганда, кайвакыт хәрефләр һәм саннар төшеп бетми. Гомумән алганда, кайчакта барысы да беренче тапкырдан ук уңышлы барып чыкмый. Ә аннары туганнары: “Ә бабайның характеры бик катлаулы иде”, – диләр.

– Сезнең өчен иң күңелгә тигән нәрсә?

– Мәрхүмне күмгәндә бары тик безнең команда гына, башка беркем дә булмаган очраклар бар. Шундый хәлләр була, кайвакыт соңгы юлга озатырга өч-дүрт кеше генә килә, бу бик кызганыч. Халык күп җыелса әйбәт. Бу, кагыйдә буларак, аның яхшы кеше булганлыгын аңлата.

– “Әтиең кем булып эшли?”дигән сорауга балалар ничек җавап бирә?

– Алар төрлечә җавап бирә: “зират директоры” да диләр, “кабер казучы” да, “Небеса”да эшли диләр.

Балалар безнең эшнең нәрсә белән бәйле булуын белә. Ләкин хатыным белән алар янында эш турында сөйләшмәскә тырышабыз. Хатыным – минем уң кулым. Без Дарья белән ул миңа якын туганын күмү мәсьәләсе буенча килгәч таныштык. Ул вакытта эшсез иде, һәм безгә урнашты. Шуннан бирле бергә эшлибез, тик хәзер без – гаилә.

Мәктәптән соң балалар безнең янга керәләр, табутлар һәм качлар яныннан тыныч кына узалар. Бу аларны куркытмый. Аларның сорауларына җентекләп аңлатмыйча гына җавап бирәбез. Бервакыт улым: “Әти, ә нигә чәчәкләрдән ис килми?” – дип сорады. Мин аларны пластик, матурлык өчен, дидем. Шуннан соң бу теманы артык кузгатмадык.

– 21 апрель – үлеләрне искә алу көне (Радоница). Сезнең өчен бу көн ничек уза?

– Аңа алдан әзерләнәбез: сатып алулар белән шөгыльләнәбез, үзебез заманча стильдә веноклар ясыйбыз. Радоницада иң кирәкле хезмәтләр – каберлекләрне җыештыру, качларны алыштыру, чардуганнарны буяу. Бу сезонлы эш, һәм егетләр мораль яктан аңа әзер.

Аларны эшкә алганда, мин аларга зиратларда өмәләрдә катнашачагыбыз турында әйтеп куям.

– Җирле зиратларда нинди проблемалар күрәсез?

– Проблема, минемчә, берберсенә карата битараф туганнарда һәм күршеләрдә. Без ташландык каберләрне карауны хәйриячелек разрядына керттек – кызганыч алар бик күп.

Тиздән, зиратта җир кибүгә, без ташландык каберләрне җыештыра башлыйбыз. Чүп-чар һәм үлән җыябыз, балчык өстибез. Кирәк икән качларны алыштырабыз.

Ә чүп-чарны чыгаруга килгәндә, районда бу мәсьәлә хәл ителгән, ул вакытында чыгарыла.

– Сезнең эшегез тормышка мөнәсәбәтегезгә ничек йогынты ясады?

– Карашлар үзгәрде – бу, мөгаен, әти мине зиратка алып килгән вакытта булгандыр. Финанс мөмкинлекләре барлыкка килгәч, яхшы эшләр күбрәк эшләргә тырыша башладым. Бик тыныч йоклыйм, үлгәннәр төшкә керми.

– Сезнең эштә иң авыры нәрсә? Хәтта зур тәҗрибәң булып та аек акыл белән кабул итү мөмкин булмаган нәрсәләр бармы?

– Балаларны күмү. Алар өчен без акча алмыйбыз. Мондый очракларда мин егетләрне шунда ук кисәтәм: “Кем үз эше өчен түләү алмаска әзер, ә кешеләргә мораль яктан ярдәм итәргә кирәк дип саный, бу эшкә алына”, - дим. Мин һәр изге эш безгә бу яки теге дөньяда ярдәм итәчәгенә ышанам.