Питрәч беренче мәктәбе ветеранына район башлыгыннан бүләк тапшырдылар
Людмила Воеводина биредә 42 ел укытучы булып эшләгән

Питрәч беренче мәктәбе укытучылары беренче сыйныф укучылары белән бергә 84 яшьлек Людмила Воеводина янына бардылар. Аңа Җиңү көне уңаеннан район башлыгы Рәис Сөләйманов исеменнән азык-төлек җыелмасы бүләк иттеләр. Ул мәктәптә 42 ел география укытучысы булып эшләгән, Казан институтын тәмамлаганнан соң безнең районга килгән.
«Ел саен котлыйлар, онытмыйлар. Һәркайсы да бик яхшы мөнәсәбәттә», - ди ул район җитәкчелеге, хезмәттәшләре һәм укучылары турында.
Людмила Гайнулла кызы 1941 елның 7 октябрендә (Бөек Ватан сугышының бишенче ае) Аксубай районында туган. Ул биш балалы гаиләдә үскән. Аның әтисе сугыштан шактый тиз кайта – аны бөер авыруы аркасында кире кайталар. Ул башкарма комитет рәисе булып эшләгән. Әнисе мәктәп директоры булган.
«Балачакта, мөгаен, сугыш алай ук куркыныч итеп кабул ителмидер. Без һәрвакыт эшләдек, колхоз кырларында башак җыя идек. Әмма балачагыбыз бәхетле булды. Без үзебезне шактый яхшы хис иттек. Үзара дус-тату идек», – дип уртаклаша Людмила Воеводина.
Беренче мәктәп барлыгы 35 адрес буенча бүләкләр таратты.
«Безнең районда бүгенге көндә 38 тыл хезмәтчәне яши, 936 кеше – Бөек Ватан сугышы балалары, сугышта катнашучыларның 13 тол хатыны, 3 концлагерь тоткыны бар. Аларның һәркайсына район башлыгы Рәис Сөләймановтан бүләк тапшырылачак. Сугышта катнашкан ике ветеранны Рәис Әхтәм улы үзе шәхсән котлады», – диде район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia