Очрашу район хакимиятендә узды

Питрәчтә «ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ генераль директоры Яков Геллер булды.
Аның белән очрашуга районның эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре җыелды. Кунак 2019 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә җирле җитештерүчеләр продукциясен алга җибәрү проекты кысаларында эшли башлаган Республика Маркетинг үзәге функционалы ресурсына җентекләп тукталды.
Яков Геллер билгеләп үткәнчә, үзәк товарларны сату һәм хезмәтләр күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр ача, эшлекле элемтәләр булдырырга һәм яңа сату каналларын эзләргә ярдәм итә. Аның докладыннан соң катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга тулы җавап алдылар.