Питрәч якташлыгы грант отты
Җәмгыять

Питрәч якташлыгы грант отты

Гражданлык җәмгыяте үсешенә

"Питрәч якташлыгы" иҗтимагый оешмасы "Социаль чемодан" проекты белән Татарстан Республикасы грантлары конкурсында җиңүче булды. Грантның суммасы - 519 834 сум.

Проект кысаларында 40 социаль хезмәткәр өчен сыйфатлы тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген системалы күзәтү өчен күчмә инвентарьлар сатып алу планлаштырыла.