Без бик күп язылучыларыбызны югалттык.

2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе артта калды. Дөресен әйтергә кирәк, нәтиҗәдәге цифрлар сөендерми, борчылу хисе тудыра. Без бик күп язылучыларыбызны югалттык. Дистә еллар буена газетага язылып, һәр җомга саен безнең язмаларны көтеп алучылар саны кими. Бу бик кызганыч.
Әмма, бернинди икътисади давылларга һәм борчулы яңалыкларга карамастан, мин иң мөһимен әйтүне бурычым дип саныйм. Кадерле укучыларыбыз, сезгә безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт. Язылу бәясе артуга карамастан, сез газетабызга язылу мөмкинлеген табасыз. Без сез район газетасы өчен түләгән һәр тиеннең кадерен беләбез һәм безне сайлап ялгышмавыгызны акларга тырышачакбыз.
Мин, ярты елга язылу бәясенең 849 сумнан 1200 сумга кадәр күтәрелүе безнең сынауларның иң югары ноктасы булды, дип уйлаган идем. Әмма, ачыкланганча, бу әле башы гына икән. Татарстан, донор регион булуы сәбәпле, социаль әһәмиятле матбугат басмаларын илтеп җиткерүгә федераль ташламасыз калырга мөмкин. Бу киләсе елда ук почта аша язылу бәясенең 70 процентка диярлек артуына китерәчәк.
Әйе, без күптән цифрлы чорга аяк бастык: безнең сайтыбыз бар, без барлык социаль челтәрләрдә дә үз төркемнәребезне булдырдык: “Вконтакте”да һәм “Макс”та гына түгел, ә тыелган “Инстаграмда”* да һәм хәтта ТикТокта да. Без сезнең арттан теләсә кая барырга әзер. Ләкин газета да безнең өчен әле искелек калдыгы түгел. Бу безнең елъязма. Безнең 90 еллык газета төпләнмәләре – фәнни эшләр өчен уникаль чыганак һәм буыннар хәтере. Бу сүзне фактлар белән дәлилли торган урын, ә каяндыр алып, үз битеңә күчереп кую гына түгел.
Төбәк болай да “тәэмин ителгән” дип РФ Цифрлар министрлыгы басма газета һәм журналлар өчен субсидияләрне бетерергә уйлаган. Логика, бухгалтерия күзлегеннән караганда, һичшиксез, ныклы, ләкин гади кеше күзлегеннән миңа бөтенләй аңлаешсыз. Безнең республика башкалардан яхшырак эшләгәнгә ни өчен бездә генә газета кыйбатрак булырга тиеш?
Төп удар максатчан рәвештә, туптуры пенсионер кесәсенә, безнең аудитория кесәсенә ясала. Алар өчен 1200 сум – әз акча түгел.
Шулай да аек акыл әле барыбер җиңәр, дип ышанасым килә. Әлегә һавада эленеп торган карарны яңадан тикшерерләр, өйрәнерләр дип өметләнәм, чөнки сүз хәзер экономиянең 25 проценты турында гына бармый. Сүз буыннар бәйләнеше, безнең уртак хәтер һәм без гасыр буе диярлек төзегән ышаныч турында бара.
Исән калу өчен көрәшкән арада без сезгә үз сүзебезне ничек җиткерү юлларын эзлибез. Безнең газета – ул текстлар язылган кәгазь битләре генә түгел. Бу – сез, кадерле якташларыбыз. Без сезне рәхмәтле укучыларыбыз ролендә генә түгел, ә язмаларыбызның төп геройлары ролендә дә күрергә телибез. Без сезнең арада – үз эшенең чын осталары, алтын куллы кешеләр, уңышлары белән таң калдыра торган искиткеч бакчачылар, үзешчән җырчылар, спортчылар яки бер генә сценарист та уйлап чыгара алмый торган искиткеч биографияле кешеләр барын беләбез. Әгәр сездә талант бар икән яки сез андый кешене беләсез икән – безгә языгыз, үз тарихыгызны сөйләгез. Без рәхәтләнеп сезнең хакта укучыларыбызга сөйләрбез. Бу катлаулы заманнарда безнең туган җиребезнең чын хәзинәсе кем икәнен һәркем белсен. Без бергә көчле. Газетабызны да бергәләп саклап калырбыз.
* Социаль челтәр Meta компаниясенә карый, ул РФда экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган.