Бу - Татарстан журналистикасында иң югары бүләк
Редакция бу атнада үзенең һөнәри бәйрәмен – Татарстан Республикасы Матбугат көнен билгеләп үтте. Бу юлы ул аеруча истә калды: “Хезмәтләрен хөрмәтләп” рубрикасында горурланып язар өчен тагын бер җитди сәбәп барлыкка килде. Гадәттә анда без сезнең уңышларыгыз турында язабыз. Ә бүген үз шатлыгыбызны сезнең белән уртаклашырга телибез.
Без журналистлар өчен иң абруйлы “Бәллүр каләм” конкурсында “Иң яхшы район редакциясе” номинациясендә “Вперед” һәм “Алга” газеталарындагы мәкаләләр циклы өчен җиңү яуладык. Конкурсның финалына барлыгы алты басма чыкты. Нәтиҗәдә, ике редакция – безнең “Питрәчинформ” һәм “Лениногорск-информ” җиңүчеләр дип игълан ителде.

Баш редактор Ольга Шәмсетдинова Татарстан журналистлары берлеге рәисе, “Яңа гасыр” (ТНВ) телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән. / Владимир Васильев фотосы
– Берничә ел элек кенә без “Бәллүр каләм” номинантлары исемлегенә эләгергә хыяллана идек, ә бүген кулымда әлеге статуэтка, – диде баш редактор Ольга Шәмсетдинова. – Бу безнең республикада журналистларга бирелә торган иң югары бүләк. “Иң яхшы район редакциясе” номинациясендә җиңүебез аеруча мактаулы. Бу безнең коллективта һәр кешенең эшенә бәя бирә торган номинация.
Командада – 12 кеше. Күп кенә питрәчлеләр район газетасы хәбәрчеләрен белә, алар геройлар белән аралаша, чараларга чыга, һәм нәкъ менә аларның авторлыгын сез атна саен полосаларда күрәсез. Ләкин коллектив эшенең күзгә күренми торган эчке өлеше дә бар. Алардан башка газета дөньяга чыкмас иде, алардан башка безнең яңалыклар сайтта һәм социаль челтәрләрдә басылмас иде.
– Без акча өчен дә, карьера өчен дә эшләмибез, – ди Ольга Шәмсетдинова. – Безнең коллективта һәркем яраткан эше белән шөгыльләнә. Мин барысына да бик рәхмәтле. Бу карарны кабул итүчеләргә зур рәхмәт. Без сынатмабыз.
Алып баручылар ассызыклаганча, конкурс заявкаларын караганда, жюри, иң беренче чиратта, гражданлык җаваплылыгының югары дәрәҗәсен, редакциянең патриотик юнәлешле булуын, яңа форматлар кертүне һәм коллективның мультимедиялелеген бәяләде. Матбугат көненең тагын бер якты мизгеле – безнең редакциягә видеотарихлар булдыру өчен яңа җиһазлар бүләк иттеләр. Хәзер без сезне сыйфатлы камерага төшерәчәкбез. Сездән – интервью вакытында теләк һәм ихлас булу гына кирәк, калганы – безнең эш.

Маргарита Дмитриеваның фотосурәте “Татмедиа. Яңа исемнәр” күргәзмәсендә. / Эльвина Юсупова фотосы
Без, редактор Люция Сираҗиева һәм сайт редакторы Маргарита Дмитриева “Татмедиа” яшь хезмәткәрләр өчен оештырган белем бирү интенсивында катнаштык. Безне Лаеш районындагы заманча яшьләр үзәгендә җыйдылар. Территориясе гаять зур, бик матур табигать. Шунда ук тренажер залы, бассейн һәм велосипедлар прокаты булган спорт комплексы. Безне балконлы ике урынлы уңайлы номерларга урнаштырдылар. Дүшәмбе көнне иртәнге тугызга кадәр йокларга бирделәр: йокыңны туйдыр, иртәнге аш тәмле булсын, шуннан соң гына укый башла.
Көн саен биш-җиде сәгать безнең алда спикерлар чыгыш ясады. Безгә танылган татар блогерлары да, медиа тармак җитәкчелеге дә: журналист һәм блогер Гөлназ Сәфәрова, видеотарихлар авторы Равил Мукменов, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков килде.
Бигрәк тә бездән күпкә өлкәнрәк кешеләрнең безнең белән тигез дәрәҗәдә аралашуы ошады. Хезмәттәшләре, яшьтәшләре кебек аралаштылар. Шулай итеп, безнең барысы белән дә ачыктаначык җанлы сөйләшү килеп чыкты.
– Оештыручыларга яшьләргә ышанычлары өчен рәхмәт, – дип билгеләп үтә Маргарита. – Безне болай гына мактамадылар, нәрсә яхшы, нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген туп-туры әйттеләр. Һәм бу мөмкин булган иң файдалы әйбер.
Ике көннән соң без лагерьдан Матбугат көненә Казанга киттек. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында без берничә ай элек ясаган фотосессияләр белән фотокүргәзмә оештырылган иде – моның өчен махсус фотосессиядә булдык. Аннары ТР Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтовның республика һәм район басмаларының баш редакторлары белән очрашуында мине Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Люция Сираҗиева ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов белән. / Фото ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан
Әлбәттә, бик күңелле булды. Җитәкчелекнең хуплаулары, бүләкләүләре аеруча сөендерә, күпьеллык тәҗрибәң булмаса да, хәзерге вакытта синең үз эшеңә бөтен күңелеңне бирүеңне күрәләр.