Питрәч кошчылык комплексы хезмәткәрләре үз эшләре турында сөйләделәр
Җәмгыять

Питрәч кошчылык комплексы хезмәткәрләре үз эшләре турында сөйләделәр

Аларга хезмәт һәм тугрылык өчен бүләкләр тапшырдылар

“Ак Барс” кошчылык комплексында һәр квартал саен алдынгыларны һәм юбилярларны тантаналы шартларда хөрмәтлиләр. Хезмәткәрләрне җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе котлый һәм бүләкли. Безнең газетада бүген иң тәҗрибәле хезмәткәрләр турында сөйләрбез. Алар – хезмәт юлының башыннан ук предприятиегә тугрылыклы кешеләр.

Беренче класслы автомобиль йөртүче Анатолий Егоровка агросәнәгать комплексы системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кошчылык фабрикасында ул 1995 елдан бирле эшли. “Уазик”тан башлаган, дезинфекция машинасында эшләгән. Бүген аның ышанычлы дусты – алты кеше сыйдырышлы “Лада Ларгус”. Анатолий Николаевич һәр көнне эшчеләрне предприятиегә алып килә һәм өйләренә тарата. Маршрут Надеждино, Салкын Чишмә, Татар Тау Иле, Питрәч, Олан Иле, Бутырка аша уза. Бер сменага 250-300 километр җыела.

– Юл – җаваплы да, кайчак куркыныч та. Әмма мин авария ситуацияләренә юл куймыйм, юл-транспорт һәлакәтенә эләккәнем юк, – ди ул.

Хатыны Анна да кошчылык фабрикасында, инкубаторда эшли. Олы кызы Света шул ук предприятиенең ветеринария аптекасында эшли. Кече кызы студент, Казанда юриспруденция үзләштерә.

Анатолий Николаевичның хезмәт стажы – 31 ел.

– Үз эшеңә һәм предприятиеңә тугрылык – уңышның төп нигезе, – ди ул.


Газ белән тәэмин итү хезмәте башлыгы Юрий Шакаев авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм юбилей уңаеннан “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ көмеш күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Предприятиегә Юрий Виниаминович 35 ел элек Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлаганнан соң килгән. Электроцех башлыгы вазифасыннан алып, инженер-җылылык технигы була.

Газ белән тәэмин итү хезмәте башлыгы итеп ул 2002 елда ук билгеләнә. Аның җитәкчелегендә 25 кеше эшли: котельный операторлары, газ кулланучы җайланмалар эшчеләре һәм химик су чистарту аппаратчылары.

– Эш җаваплы, авыр, – ди ул. – Һәркайда игътибарлылык һәм сак булырга, инструкцияләрне төгәл үтәргә кирәк. Процесс белән җитәкчелек итү генә түгел, кайдадыр үзеңә дә җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.

Юрий Виниаминович биредә ни өчен шулай озак эшләве турындагы сорауга гади генә җавап бирә:

– Коллектив бердәм. Мин бу урынга шулкадәр ияләшкәнмен, беркайчан да эшемне үзгәртү турында уйламадым, – ди.