Питрәч мәчетендә Корбан бәйрәм уңаеннан чара узды
Җәмгыять

Питрәч мәчетендә Корбан бәйрәм уңаеннан чара узды

Кунакларны район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов сәламләде.

Үзәк мәчет территориясендә Корбан бәйрәменә багышланган гаилә бәйрәме узды. Районның авыл мәчетләре бер мәйданчыкта җыелып, үзләренең күңел ачу зоналарын булдырдылар.

Мәсәлән, «Царево» торак комплексы мәчете макрам һәм буяу буенча дәресләр оештырды. Ленино-Кокушкино мәчете барлык теләүчеләрне коймак һәм чәй белән сыйлады. Осиново мәчетеннән Миңнехановлар, Хәмиевлар һәм Шиһабетдиновлар гаиләсе балаларга татлы бүләкләр өләште. Күн мәчете волонтерлар тарафыннан СВО зонасына җибәрү өчен ясаонае маскировка челтәрләрен һәм окоп шәмнәрен тәкъдим итте.

Кунакларны район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов сәламләде. Ул болытлы һава торышына карамастан, бирегә килгәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде.

— Без монда төрле конфессия вәкилләрен җыйдык, алар безнең белән бергә бу бәйрәмне уртаклашалар. Биредә безнең районның авыл мәчетләре вәкилләре бар. Балалар өчен бушлай күңел ачулар: батутлар, паровозлар, карусельләр эшләнде. Без бу көн якты һәм шатлыклы булсын өчен тырыштык, — диде ул.

Чарада мәчет мәхәлләләре генә катнашмады. Җирле «Шатлык» балалар приюты кул эшләнмәләре күргәзмәсен оештырды, аларны балалар педагоглар белән бергә түгәрәкләрдә ясыйлар.

Имамнар мәчетләр каршындагы эшчәнлек турында сөйләделәр. Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов билгеләп үткәнчә, аларда балалар өчен җәйге лагерьлар оештырыла һәм дини дәресләр үткәрелә.

6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар үз белемнәрен ислам нигезләре конкурсында күрсәтә алдылар. Алар тест сорауларына җавап бирделәр, сүрәләрне һәм Коръән аятьләрен яттан укыдылар. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтте, ә беренче урын өчен – тәкә. Һәр катнашучы беләзек алды, ул бушка баллы мамык алырга хокук бирде. Көек авылында яшәүче Тимур Минһаҗевка корбан чалу өчен сертификат тапшырылды.

Чарада Ленино-Кокушкино волонтерлары да катнашты. Алар питрәчлеләрне 2027 елда районда төзекләндерәчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирергә чакырды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ