Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч мәчетендә хатын-кызлар ифтары һәм балалар квесты узачак

Катнашу бушлай.

Пәнҗешәмбе көнне, 19 мартта, Питрәч авылы мәчетендә хатын-кызлар һәм балалар өчен ифтар оештырыла. Оештыручылар районда яшәүче хатын-кызларны, мәктәп яшендәге кызларны, шулай ук 10 яшькә кадәрге малайларны изге Рамазан аенда табынга чакыралар.  

Кунакларны бай программа көтә. Хатын-кызлар өчен вәгазь (рухи үгет-нәсыйхәт) һәм рухи аралашу мөмкинлеге оештырылачак. Яшь катнашучылар өчен «Рамазан планетасына сәяхәт» исемле мавыктыргыч квест әзерләнгән. Кичә сый-нигъмәтләр һәм әңгәмә белән тәмамланачак.  

Чара 16:30да башлана. Катнашу бушлай.  

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Питрәч авылы, Казанская урамы, 4 йорт. Белешмәләр һәм язылу өчен телефон: +7 917 226-85-74 (Ольга ханым).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса