Питрәч мәдәният хезмәткәрләре иҗади лабораториядә катнаштылар
Чара Әтнәнең Габдулла Тукай театры базасында узды.
Питрәч клуб системасы хезмәткәрләре «Идел-Йорт» төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында халык һәм үзешчән театр коллективлары өчен «Режиссура, актер осталыгы, грим, пластика» темасына иҗади лабораториядә катнаштылар.
Программа бай булды: сәхнә хәрәкәте, сөйләме, хореография, актерлык осталыгы, шулай ук материал белән режиссерлык эше буенча мастер-класслар үткәрелгән.
Иҗади лабораториядә катнашучыларның барысы да күп файдалы мәгълүмат алдылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа