Питрәч мөхтәсибәтендә катафалк барлыкка килде
Җәмгыять

Питрәч мөхтәсибәтендә катафалк барлыкка килде

Автомобиль мәетне төрле һава шартларында йөртергә мөмкинлек бирә.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәте Питрәч мөхтәсибәтенә районда мәетләрне ташу өчен махсуслаштырылган автомобиль (катафалк) бирде. 

– Ислам үлгән кешене кыска вакыт эчендә – үлгән көнне кояш баеганчы җирләргә куша, – дип билгеләп үтә Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил Абелханов. – Мондый транспорт булу мәетне төп нокталарга (юу, җеназа намазы урыны, морг, зират) тоткарлыксыз алып барырга мөмкинлек
бирә.

Имам-мөхтәсиб ассызыклаганча, автомобиль мәетне төрле һава шартларында йөртергә мөмкинлек бирә.

Бу хезмәт мәрхүм мөселманның мәетен алып баруга мохтаҗ булган барлык район халкы өчен дә каралган. Теләге булган һәркем мәгълүмат алу һәм автомобиль куллану мөмкинлеген килешү өчен үз авылы (мәхәллә) имамына яисә мөхтәсибәткә (Питрәч авылы, Казанская урамы, 4а йорт) мөрәҗәгать итә ала. Районның барлык мәчетләре үлгәннәрне исламның барлык кагыйдәләре һәм татар халкының гореф-гадәтләре буенча соңгы юлга озата