Кунакларны мавыктыргыч программа көтә
Питрәч музее «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Кунакларны туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча мавыктыргыч сәяхәт, кызыклы мастер-класслар, тематик күргәзмәләр һәм танып белү лекциясе көтә. Оештыручылар шулай ук тармак ветераннарының һәм музей чараларында актив катнашучыларның өлешен дә билгеләп үтәчәкләр.
Программада: музей залларына бушлай керү, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, тематик күргәзмәләр эше, «Туган як киңлекләре» лекциясе, шулай ук музей чараларында, конкурсларда актив катнашучыларны һәм тармак ветераннарын бүләкләү.
Чара 14 майда 14 сәгатьтә була. Керү ирекле.