Питрәч музеенда балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар
Җәмгыять

Питрәч музеенда балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар

Чара Габдулла Тукай тууның 140 еллыгыга һәм туган тел көненә багышланды

Питрәч туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукай тууның 140 еллыгыга һәм туган тел көненә багышланган чара узды. Анда Питрәч икенче мәктәбе, Кощак мәктәбе укучылары, шулай ук «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле катнашты.

Истәлекле көнгә музей хезмәткәрләре үз фондларыннан тематик күргәзмә әзерләделәр.

– Бөек татар шагыйребезгә багышланган фотосурәтләр, ноталар, видеоматериаллар тәкъдим ителде, - дип санап үтте Питрәч туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Шәйхетдинова.

Кунаклар өчен концерт программасы оештырылды, анда тамашачылар үзләре дә актив катнашты. Алып баручы Габдулла Тукай биографиясе турында җентекләп сөйләде. Концерт барышында укучылар шигырьләр укыдылар һәм җырлар башкардылар.

Тамашачыларны бигрәк тә Питрәчтән икенче сыйныф укучыларының чыгышы дулкынландырды. Кызлар сәхнәгә татар түбәтәйләре киеп һәм кулларына курчаклар тотып, Тукай шигыренә язылган «Бишек җыры» җырын башкардылар. Яшь артистлар - «Җәүһәрчекләр» фольклор ансамблендә катнашучылар. «Җәүһәр» ансамблендә аларның сыйныф җитәкчесе Люция Кәримова җырлый, ул яшь талантларны өйрәтә.

- Туган тел дәресләрендә без балаларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырабыз. Аның шигырьләре аша без аларда туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез, - диде укытучы.

Чара «Туган тел» җырын гомуми башкару белән тәмамланды.