Питрәч почтальоннары – республикада иң яхшылары
Җәмгыять

Питрәч почтальоннары – республикада иң яхшылары

Аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды

“ТАТМЕДИА” АҖдә иң яхшы почтальоннарны билгеләп үтү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан Вера Ящук һәм Гөлсимә Сөнгатуллина да бар. 

Быел икесе дә 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә, әмма яраткан эшең булганда, ничә яшьтә булу да комачауламый. Гөлсимә апа Сөнгатуллина почтада 28 ел эшли, ә аның гомуми хезмәт стажы 53 ел тәшкил итә. Һәм ул лаеклы ялга китәргә уйламый.

“Аяклар сызлый, ә күңел эшсез тора алмый”, – ди ул.

Вера Ящук күчмә почтада эшли, хезмәт стажы 45 ел.

“Минем әни 12 ел почтальон булды, кызым 8 елга якын почтада эшләде”, – дип сөйли ул.

“ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, бүләкләр тапшырганда:

“Газета соңгы укучыга кадәр чыгачак”, – диде.

Үз эшенә шундый тугрылыклы кешеләр һәм газетаның һәр санын көтеп алучы укучыларыбыз булганда, авылда тормыш дәвам итә.