Питрәч районы Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә Гран-при иясе булды
Катнашучылар Ватан өчен горурлык хисе, солдатларыбыз батырлыгы турында хәтерне саклауның мөһимлеген җиткерергә тырыштылар.
Питрәч районы Мамадышта “Саннифест” Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә катнашты һәм Гран-при иясе булды.
Питрәчлеләр “Белые ангелы войны” исеме астында чыгыш ясадылар, чөнки Бөек Ватан сугышы елларында совет медикларының батырлыгы темасын сайлаганнар, шәфкать туташы образын күрсәттеләр.
Команда составына яшьләр, мәдәният, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре керде, иҗат коллективына Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова кушылды.
Катнашучылар Ватан өчен горурлык хисе, солдатларыбыз батырлыгы турында хәтерне саклауның мөһимлеген җиткерергә тырыштылар.
– Фестиваль алып баручысы безгә “Нинди куелыш, нинди мәгънә. Команда таудан шуып төшеп кенә калмады, ә зур мәгънә җиткерде. Менә ичмасам бу көч, дип кычкырды”, – дип билгеләп үтте яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Зарипова.
Идея илһамчысы булып Питрәч коррекция мәктәп-интернаты укытучысы Гөлнара Шәйдуллина тора. Чананы бу мәктәп хезмәткәрләре төзегән, моның өчен оештыручылар аларга зур рәхмәт белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа