Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы газтасы «Алга» атналык форматка күчте

Ул хәзер атнага ике тапкыр дүрт битле булып түгел, ә җомга көннәрендә бер тапкыр һәм сигез полосалы булып чыгачак.

«Татмедиа» АҖ филиалы «Питрәч-информ» җитәкчесе, «Вперед» («Алга») район газетасының баш мөхәррире Ога Шәмсетдинова язылучыларга мөрәҗәгать итте:

«Чираттагы язылу кампаниясе тәмамланды. Бу бөтен редакция өчен катлаулы чор. Көн газетага ничә кеше язылуы, кемгә язылырга тәкъдим итү, нәрсә дип җавап бирүләре буенча фикер алышудан башлана һәм тәмамлана. Район газетасына язылырга тәкъдим иткәч, кешеләрдән: “Миңа газета кирәкми, андагы барлык яңалыкларны хәзер социаль челтәрләрдән укып була”, дигән җавап ишетү авыр. Кайберәүләр анда бу яңалыкларның ничек барлыкка килүе турында уйлап та карамый, постларны әлегә нейросеть язмый. Аларны да безнең хезмәткәрләр яза, төшерә, урнаштыра. “Анда укырга нәрсә бар соң?” дигән җавапны кабул итү тагы да авыррак. Мин гадәттә: “Сез район газетасын соңгы тапкыр кайчан укыдыгыз? Ә нәрсә турында укырга теләр идегез?” – дип сорыйм. Һәм укырлык әйбер булмау түгел, ә 550 сум акча кызганыч булуы ачыклана. Бер пицца яки ике пачка тәмәке өчен 550 сум кызганыч түгел, ә менә ярты ел буе район газетасы алу өчен бу сумма кызганыч.

Без газетаны атналык басмага әйләндерергә мәҗбүр булдык, шуның ярдәмендә, бар нәрсәгә бәя күтәрелгәндә, бу яртыеллыкта язылу бәясен арттырмый кала алдык. Яңа елдан республиканың барлык район газеталары да диярлек атнага бер чыга башлады. Бу тенденция башка төбәкләрдә инде күптән күзәтелә.

Атналык форматка күчү белән газета үзе дә үзгәрәчәк. Аның бизәлеше генә түгел, эчтәлеге дә кызыклырак булыр дип планлаштырабыз. Узган ел сезнең фикерегезне һәм теләкләрегезне белү өчен газетада зур анкета бастырдык. Җаваплар аз килде, ләкин барлык искәрмәләрне исәпкә алдык. Безнең өчен һәр укучыбыз кадерле, үз районыбызны яратабыз һәм газетаның питрәчлеләрнең өметләрен, ышанычларын аклавын, өйләрегезгә бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алып килүен телибез.

Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса