Питрәч районы янгын күзәтчелеге каникулларда балаларны контрольдә тотуны көчәйтергә чакыра
Балаларның ут белән шаяруы янгын чыгуның киң таралган сәбәпләренең берсе булып кала
Язгы каникуллар уңаеннан, балаларга ут белән шаярырга һәм шырпы белән уйнарга ярамавы турында даими әйтеп торыгыз. Янгын куркынычсызлыгы турында балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең мәҗбүрилеген шәхси мисал белән күрсәтегез. Янгын куркынычы булган предметларны, материалларны һәм җиһазларны (шырпы, кабызгычлар, янучан сыеклыклар һәм газлар, дары һәм башкалар) балалар файдалана алырлык итеп калдырмагыз. Ата-аналарга мәктәптән соң һәм каникул вакытында балаларын карау турында кайгыртырга кирәк. Туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегездән ярдәм сорагыз, әмма балаларыгызны өйдә караучысыз калдырмагыз, бу бик куркыныч. Аларның буш вакытларын тиешенчә оештырыгыз.
Ел башыннан бирле Питрәч районында 12 янгын булган. Төп сәбәпләр булып электр приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, шулай ук ут белән эш иткәндә саксызлык кала. Төзек булмаган электр приборларын, җылыту җайланмаларын, мичләрне файдалануга юл куймагыз, аларны вакытында тикшерегез, ремонтлагыз яки алыштырыгыз, шулай ук ут белән эш иткәндә, шул исәптән тәмәке тартканда да, гадәттән тыш сак һәм уяу булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia