Питрәч районы Янсуар авылында югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк
Җәмгыять

Питрәч районы Янсуар авылында югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк

Эшләр «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында узачак

2026 елда Питрәч районы Янсуар авылына сыйфатлы мобиль элемтә һәм югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк. Биредә «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы кысаларында база станциясе куелачак.

Проектны ТР Цифрлы үсеш министрлыгы «Ростелеком» һәм «Т2 Мобайл» компанияләре белән берлектә «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә алып бара. Станцияләр 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда урнаштырыла.