Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт – исламда хатын-кызның билгеләнеше турында
Имам зирәклеккә һәм алтын урталыкка өнди.
Без Наил хәзрәткә ислам дине күзлегеннән хатын-кызның дөньядагы һәм җәмгыятьтә тоткан роле турында сөйләвен сорап мөрәҗәгать иттек.
– Аллаһы Тәгалә кешене ялгыз түгел, парлы итеп яраткан, – дип башлады әңгәмәне Наил хәзрәт. – Иң беренче кеше – Адәм, һәм аның иң якын дусты – Һава. Шул вакыттан бирле бу принцип үзгәрми: ир белән хатын бербөтен, алар бер-берсен тулыландыралар. Исламда хатын-кыз Адәм кабыргасыннан ясалган, бу аның ир-атка якынлыгын, аңа тугры юлдаш, таяныч һәм терәк булуын символлаштыра.
Ислам традициясендә ана кешегә аерым урын бирелә. Нәкъ менә анадан кешене тәрбияләү башлана. Бала әле карынында ук анасының йөрәк тибешен ишетә, аның кәефен тоя һәм бу бәйләнеш гомерлеккә саклана. Татар телендә туган тел дә юкка гына “ана теле” дип аталмый. Ана биргән бар нәрсәне – күкрәк сөтеннән башлап беренче сүзләргә кадәр, бишек җырларыннан алып әхлакый дәресләргә кадәр – бала үз шәхесенең нигезе итеп сеңдерә.
– Ана кешенең психологик һәм рухи сәламәтлегенә нигез сала, – дип ассызыклый имам. – Һәм аның бу миссиягә никадәр аңлы рәвештә якын килүенә аның балаларының гына түгел, бөтен җәмгыятьнең киләчәге дә бәйле.
Наил хәзрәт хәзерге заманның мөһим проблемасына игътибар итә: кызларга хәзер аларның табигатенә хас булмаган сыйфатлар сеңдерергә тырышалар, ир-ат һәм хатынкызның ролен тигезләргә омтылу бар.
– Нәфислек, йомшаклык, шәфкатьлелек, сабырлык – ул көчсезлек түгел, ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан хатын– кызга бирелгән көч, – ди ул. – Кызларны тәрбияләгәндә, киләчәктә алар лаеклы хатын һәм әни була алсын өчен, аларда бу сыйфатларны саклап калу мөһим.
Бүген Россия генә түгел, ә дөньяның күп кенә илләре кичергән демографик кризис контекстында гаиләгә ислам карашы үзенчәлекле яңгыраш ала.
– Безнең гаиләләрдә бишун бала булса, без башка җәмгыятьтә яшәр идек, – дип фикер йөртә Наил хәзрәт. – Күп кенә социаль проблемаларны хәл итү – традицион рухи кыйммәтләргә кайту, ир-атның һәм хатын-кызның хезмәт итүе бертигез, әмма формалары буенча төрле булуын аңлау. Иратка саклау, тәэмин итү, гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә алу ышанып тапшырылган. Хатын-кызга – өй учагын саклау, мәхәббәт бүләк итү, яңа буын тәрбияләү.
8 Март бәйрәменә килгәндә, имам зирәклеккә һәм алтын урталыкка өнди.
– Әйе, бу дөньяви бәйрәм, нигезе дингә каршы килә дияргә дә була, – дип билгеләп үтә Наил хәзрәт. – Әмма тора-бара ул әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга, апа-сеңелләребезгә рәхмәт белдерү өчен яхшы сәбәпкә әверелгән. Әгәр дә без бу көнне җылы сүзләр әйтү, гаилә һәм ана булуның мөһим мәсьәләләрен күтәрү, хатын-кызларга авыр хезмәтләрендә ярдәм итү өчен файдаланабыз икән – бу дингә каршылык түгел. Иң мөһиме – мәңгелек кыйммәтләрне беркөнлек тенденцияләр белән алмаштырмау.
Үткән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Наил хәзрәт барлык район халкына мөрәҗәгать итә:
– Кадерле апалар, әниләр, кызлар! Сез – бу дөньяның бизәге, шәфкать һәм игелек чыганагы. Аллаһы Тәгалә сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгыз һәм оныкларыгыздан шатлык бүләк итсен. Ә сезгә, ирләр, исегезгә төшерәм: якыннарыгызның кадерен белегез, аларны кайгыртыгыз һәм хөрмәт итегез. Чөнки нәкъ менә нык, яратучан гаиләдән көчле, рухи яктан сәламәт җәмгыять туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia