Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы йортсыз хайваннарны тоту һәм асрау өчен 1,7 млн сум акча сарыф итәчәк

Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

2024 елда Питрәч районында йортсыз хайваннарны тоту һәм асрау 1,677 млн сумга төшәчәк. 

Ел дәвамында әлеге эшне башкаручы хайваннарны тоту һәм приютка тапшыру белән шөгыльләнәчәк. Агрессив булмаган этләрне вакцинациядән, дәвалаудан һәм стерильләштерүдән соң элеккеге яшәү шартларына кайтарачаклар, калганнарын приютта тотачаклар.

Әгәр йортсыз хайван дәвалап булмый торган чир белән авырый яки яшәү белән үлем арасында калган икән, ул йоклатылачак. Моның белән һәм хайваннар мәетләрен утильләштерү белән дә подрядчы шөгыльләнәчәк.

Моннан тыш, аңа югалган хайваннарны хуҗаларына кайтарырга, ә алар булмаган очракта приют эзләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса