Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы Күн авылында Раушания Юкачева каберенә таш куелды

Әлеге уңайдан артистны туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары искә алды.

Питрәч районы Күн авылында Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева каберенә таш куелды. Әлеге уңайдан артистны туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары искә алды.

Раушания Юкачеваның кызы Светлана Хаметова таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтен белдерде.

«Хөрмәтле Камал театры артистлары, авылдашлар сезгә бик зур рәхмәт, әнине зурлап искә алырга килгәнегез өчен. Мин әнине бик сагынам, юксынам. Камал театрының җитәкчеләренә шундый матур ташны ясатырга финанс яктан ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ташның авторы Дмитрий Кузнецов аны нәкъ без теләгәнчә ясап бирде, рәхмәт», – диде ул.

Раушания Юкачева 2022 елның 17 июлендә 63 яшендә вафат булган иде. Ул туган авылы – Питрәч районы Күн авылында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса