Очрашу инициаторы Артем Николаев үзе булдв
Безнең хәрби якташлар, ялга кайткач, мәктәп укучылары белән очрашалар. Бу инде традициягә әверелде. Еш кына укытучылар үзләре дә аларны кунакка чакыралар. Бу юлы исә очрашу инициаторы Артем Николаев үзе була.
«Без барыбыз да – туганнар»
Аның әнисенең дусты, башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Гибатова бервакыт аны чакырып, мәктәп укучылары белән очрашу оештырган иде инде. Ә хәзер ул яңа 2 «А» сыйныфының җитәкчесе. Хәрбинең кайтканын һәм аның кабат балалар белән очрашырга теләвен белгәч, ул аны укучылар белән таныштырырга карар кыла. Алдан кисәтеп куя: сыйныфта СВОда ике ел элек әтисен югалткан Ксюша исемле укучы бар. Артем бу ситуациядә нәрсә эшләргә икәнен уйлый һәм кызны такта янына чакырып, җылы сүз белән күңелен күтәрергә карар итә: «Без барыбыз да әтиең белән горурланабыз. Синең әтиең – чын герой. Моны һәрвакыт истә тот».
– Мин аның әтисен белми идем, – ди Артем. – Ләкин без, сугыш кырында булганнар, барыбыз да туганнар. Һәлак булган егетләрне искә алабыз һәм хөрмәтлибез. Ул иң кадерлесен – гомерен биргән герой.
Мәктәп укучылары кунакны игътибар белән тыңлыйлар: ул үз тормышы, хезмәте турында сөйли, аннары кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Балалар да аның килүенә әзерләнгәннәр: рәсемнәр ясаганнар һәм хатлар язганнар. Ул мәктәп укучыларына рәхмәт әйтеп, барысын да егетләргә илтеп җиткерәчәгенә сүз бирә.
– Артем балаларга укуда уңышлар теләде. Хәзер аларның тормышында иң мөһиме – белем алу, диде. Балалар, үз чиратында, солдатка хезмәтенең җиңел булуын һәм тизрәк өенә кайтуын теләделәр. Әле кечерәк булу аркасында алар бик үк аңламасалар да, барысын да сизәләр, – дип уртаклашты Гөлназ Сәлимҗановна.
Очрашуда 4 «Г» сыйныфы да катнашты, аларның укытучысы – Гөлназ Сафина.
«Мин – үз илемнең патриоты»
Артемның ике улы бар: олысына – 12, кечесенә 5 яшь. Ул аларны үз иленең патриотлары итеп тәрбияли һәм үсеп килүче буын хәрбиләрне телевизордан түгел, ә җанлы очрашуда күрергә тиеш дип саный. Очрашуда балалар аннан медальләре турында сөйләвен сорыйлар. Алар дүртәү, иң кадерлесе – Суворов медале. Аны ул хәрби разведка бурычын уңышлы үтәгәне өчен алган. Артем үзйөрешле артиллерия полкында хезмәт итә.
– Мин – үз илемнең патриоты, – ди ул. – СВО зонасына акчага мохтаҗлыктан түгел, ә анда үземнең кирәк булганымны аңлап киттем. 2024 елдан бирле хезмәт итәм. Кирәк-яраклар җитәрлек, форма белән дә, азык белән дә проблемалар юк, гуманитар ярдәм килә, бар нәрсә белән дә тәэмин итәләр.
Ялда ул дүртенче тапкыр. Ял вакытында ул әти-әнисе, дуслары белән күрешә, бөтен вакытын гаиләсе белән үткәрә. Күптән түгел глэмпингта ял итәргә барганнар. Ә балыкка ул улы белән йөри – моны шулкадәр ярата, хәтта позывное да – Балыкчы.
Тиздән кире китәргә кирәк. Артем белә: бу һәрвакыт күңелдә шом уята, чөнки анда гомерең куркыныч астында. Ләкин ул үзенең сакчы фәрештәләренең ышанычлы канаты астында икәненә ышана.