Чираттагы ярдәм партиясен ноябрь уртасында җибәреләчәк
Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашырга чыакырды.
Шушы көннәрдә Ленино-Кокушкино авылыннан якташыбызга махсус операция зонасында хәрби бурычларны үтәү өчен автомобиль тапшырылды.
«Бу транспорт кына түгел. Бу – хәрбиләр турында онытмау һәм аларга ярдәм итү билгесе», – дип билгеләп үтте Рәис Әхтәм улы.
Хәзер районда гуманитар йөк формалаштыру бара. Чираттагы ярдәм партиясе СВО зонасына ноябрь уртасында җибәреләчәк. Һәркем үз өлешен кертә ала. Сугышчыларга хәзерге вакытта җылы әйберләр, шулай ук шәхси гигиена чаралары, озак саклана торган азык-төлек, төзелеш инструментлары һәм башкалар аеруча кирәк.
Кабул итү балалар иҗат йортында (Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 нче йорт) алып барыла. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 673-03-72.