Паркетка район мәктәпләреннән алты команда чыкты
«Мишә» спорт комплексында кызлар арасында баскетбол буенча чираттагы район беренчелеге узды.
Паркетка Питрәчнең беренче һәм икенче, Богородск, Ленино-Кокушкино, Көек, Иске Шигали һәм Шәле мәктәпләреннән алты команда чыкты.
Беренчелек традицион система буенча узды: башта командалар ике төркемдә уйнадылар, аннары җиңүчеләр финалда очраштылар, ә икенче урынны алган командалар 3-4 нче урыннар өчен уйнадылар.
Өченче урын өчен Иске Шигали һәм Шәле уйнады. 13:4 исәбе белән Иске Шигали кызлары җиңү яулады.
Финалда көрәш тагын да киеренкерәк булып чыкты: район үзәгенең икенче мәктәбе һәм Ленино-Кокушкино командалары очрашты. Ленино-Кокушкино кызлары 25:20 исәбе белән җиңеп, район чемпионнары булдылар.