Биш парның һәркайсы артында яхшы кино өчен сценарий була алырлык уникаль роман тора.
Район мәдәният сараеның уңайлы фойесында матур музыка тавышы гына түгел, ә бәхетле гаилә тарихлары да яңгырады бу көнне. Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсенә һәм Кощакта яшәүче Дервяновлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” мактаулы медален тапшырдылар. Алтын һәм зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итүче юбилярларны – ирле-хатынлы Идрисовлар, Игнатьевлар, Шәйдуллиннар, Закаловлар, Куликовларны алкышлар белән каршы алдылар. Бу биш парның һәркайсы артында яхшы кино өчен сценарий була алырлык уникаль роман тора.
Тантананы Питрәч районы ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева ачып җибәрде. Аның сүзләре кичәгә үзенчәлекле төсмер бирде:
– Мәхәббәт ул артык сүзләр таләп итми, чын хисләр тавышсыз да аңлашыла. Мондый вакытта йөрәк тибеше, бер-береңә караш һәм җылылык сүзләрдән мең тапкыр артыграк әһәмияткә ия. Тугрылык – ул әйтеп куелган сүз яки бирелгән вәгъдә генә түгел, ә һәр яңа көндә, һәр иртәдә аңлы рәвештә ясала торган кабатланмас сайлау.
Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Хөсәеновлар инде 58 ел иңне-иңгә куеп яшиләр. Аларның биографиясе иң игелекле хезмәт – педагогика белән тыгыз бәйләнгән. Аларның икесенә 90 ел педагогик стажы бар! ТРның атказанган укытучысы һәм РСФСР Халык мәгарифе отличнигы Минрахман Минвәли улы озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, балалар өчен картиналар галереясы һәм музей ачкан. Аның янында һәрвакыт химия һәм биология укыткан ышанычлы юлдашы Рәисә Сабировна була. Бүген аларның горурлыгы – рәхмәтле укучылар гына түгел, өч балалары, дүрт оныклары һәм ике оныкчыклары.
Медальгә лаек булган тагын бер пар – Кощактан Дервяновлар. Бу ике табибның, ике профессионалның гаҗәеп берлеге, аларның йөрәкләре дөнья турында кайгырту ритмында тибә. Владимир Николаевич 41 ел терлекләр сәламәтлеге сагында торган, Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы һәм фәннәр кандидаты була. Ә Валентина Романовна 35 ел участок терапевты, авылдашларының сәламәтлеген саклаучы, һәр пациентны исеме белән белүче. Аларның өендә һәрвакыт балалар тавышы яңгырап тора: биредә биш искиткеч онык үсә.
Бүләкләр тапшырганда район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов:
– Гаилә – дәүләт нигезе ул. Сез чорлар алышынуны уздыгыз, әмма иң мөһимен – хөрмәт һәм җылылыкны сакладыгыз. Район башлыгы Рәис Сөләйманов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә һәркемгә үрнәк булуыгыз өчен рәхмәт.
Вазих белән Румия Идрисовлар өчен (55 ел бергә) барысы да күрше тәрәзәләрдән башлана. Аларның туган авылларындагы балачак сукмаклары акрынлап бер уртак юлга кушыла. Гади сыер савучы булып эшли башлаган Румия Габдулла кызы соңыннан балалар бакчасында тәрбияче була, ә Вазих Гаяз улы автомеханиктан кошчылык фабрикасының баш механигына кадәр юл үтә.
Алексей һәм Кәүсәрия Игнатьевларның мәхәббәт тарихы искиткеч (55 ел бергә). Кәүсәрия консерватория сәхнәсендә чыгыш ясарлык искиткеч тавышка ия. Ләкин авыл клубында Алексейны очраткач, ул үзенең төп сәхнәсе – гаилә учагы икәнен аңлый. Ул дөньяга дүрт гүзәл кыз бүләк итеп, мәхәббәт хакына опера җырчысы карьерасыннан баш тарткан.
Әсхәт белән Тәнзилә Шәйдуллиннар (50 ел бергә) ераклык көчен яхшы аңлый – аларның мәхәббәте кәгазь хатлар язышып ныгый. Казанда квалификация күтәрү курсларында танышып, алар үз хуҗалыкларына кайтып китә. Интернет һәм мессенджерларга кадәрге чорда аларның йөрәкләрен нәкъ менә мәхәббәт хатлары бәйләгән. Әсхәт Ибраһимович авыл хуҗалыгында танылган җитәкче, ә Тәнзилә Габдулла кызы аның төп киңәшчесе һәм ышанычлы тылы була.
Язмышны хәл итә торган очраклы хәлләрдән башка да булмый.
Виктор һәм Валентина Куликовлар (50 ел бергә) сыйныфташлар булалар, ләкин аларның чын очрашуы вокзалда очраклы рәвештә була. Бер очкын, бер сөйләшү – һәм Виктор бу кызны беркая да җибәрмәячәген аңлый.
Александр белән Любовь Закаловлар (50 ел бергә) тумышлары белән бер авылдан, һәм бөтен хезмәт юлларын “Татарский” кошчылык совхозына багышлаганнар. Ир кранчы булган – авыр техника белән бик оста идарә иткән, ә хатын – катлаулы бухгалтерияне алып барган.
Юбилярлар никахны яңадан теркәү барышында алтын һәм зөбәрҗәт туй таныклыкларын тапшыру процедурасын узгач, алардан нибары берничә сорауга җавап бирүләрен сорадылар. Ләкин бу озын тормыш юлы узган кешеләрнең җаваплары теләсә нинди үгет-нәсихәттән дә кыйммәтрәк булды”.
– 50 ел үткәненә ышанасы да килми. Барысы да кичә генә булгандай әле, – ди Любовь Закалова.
Ә аның ире Александр Иванович озак һәм бәхетле гаилә тормышы сере турындагы сорауга кыска һәм ирләрчә нык җавап бирде:
– Иң мөһиме – бер-береңә ышану. Шулай итеп тугрылык һәм мәхәббәт ныгый. Борынгы бабаларыбыздан калган изге васыятьне тулысынча үтәдек, без өч ул үстердек, йорт салдык, агачлар утырттык. Без хатыным белән Ходай каршында бурычлы булып калмадык, барысын да үтәдек.
Аларның, балаларны сүзләр белән генә түгел, хезмәт белән дә тәрбияләргә кирәк, дигән сүзләре (аларның уллары бала чакта барысы да ындыр табакларында эшләгәннәр һәм печән оны киптергәннәр) хәзерге буынны уйланырга мәҗбүр итә.
Район мәдәният сараенда кичә шулкадәр җылы узды. Чәчләренә көмеш сарган парларга карап, бер гади хакыйкатьне аңлыйсың. Медальләр, грамоталар һәм чәчәкләр – бәйрәмнең тышкы атрибутлары гына. Ә чын бәйрәм ул – тормыш юлында инде ярты гасыр кулга-кул тотынышып барыр кешең булу