Питрәч районы педагогы Лилия Зарипова ТР Яшьләр Министрлыгының Көмеш билгесе белән бүләкләнде
Бүләкне министр Азат Кадров тапшырды

Вокал буенча педагог, «Гармония», «Карамельки» һәм «Мозаика» вокал ансамбльләре җитәкчесе, Питрәч районы яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Зарипова Яшьләр эшләре министрлыгының ведомство бүләге — «ТР яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне аңа министр Азат Кадыйров тапшырды.
Лилия Мансур кызы районда мәдәни чараларда актив катнашучы буларак билгеле. Аның «Карамельки» коллективы күптән түгел Мәскәүдә Халыкара фестивальдә Гран-при иясе булды, ә «Мозаика» ансамбле — күп кенә конкурслар лауреаты. Аның җитәкчелегендә бүген 40ка якын кеше — 3 яшьтән 30 яшькә кадәр. Лилия Зарипованың педагогик стажы - 20 елдан артык. Ул күпләр өчен остаз һәм илһамландыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia