Питрәч районы прокуратурасы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кызларны яклап дәгъва белдерде
Җәмгыять

Питрәч районы прокуратурасы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кызларны яклап дәгъва белдерде

Гариза судта карала.

Питрәч районы прокуратурасы  юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кечкенә кыз мәнфәгатьләрендә судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. 18 майда «Царево» торак комплексында Daewoo Gentra автомобиле йөртүчесе тротуар буйлап әнисе белән бергә хәрәкәт иткән 2021 һәм 2019 елгы ике балигъ булмаган җәяүлене бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң зыян күрүчеләрнең әнисе кызларын карау өчен эшкә яраксызлык кәгазе рәсмиләштерергә мәҗбүр була. Бу аңа исәпләнгән һәм түләнгән хезмәт хакы арасындагы аерма рәвешендә зыян китерә. Авариядә гаепләнүче зыянны капламаган, балаларның сәламәтлеге турында кызыксынмаган һәм ярдәм күрсәтүгә чаралар күрмәгән.

Прокуратура дәгъва гаризасында юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешедән зыян күрүчеләр файдасына мораль зыян компенсациясен түләтүне, шулай ук дәвалануга чыгымнарны һәм әнисенең алынмаган хезмәт хакы рәвешендәге зыянны каплауны таләп итте. Дәгъва гаризасы судта карала.