Питрәч районы Сабантуенда 80нән артык кеше бүләкләнде
Җәмгыять

Питрәч районы Сабантуенда 80нән артык кеше бүләкләнде

Тулы исемлекне тәкъдим итәбез

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Гаврилов» ҖЧҖ бухгалтеры Зөлфия Шәриповага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен биш бала анасы Резеда Фәрхетдиновага Татарстан Республикасының «Ана даны» медале тапшырылды.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Питрәч 1 нче мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Тамара Додосовага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде.

Һөнәри эшчәнлектәге уңышлары һәм авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ кош караучысы Мәсхүт Сафинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.

Питрәч районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Эльгиза Фәйзуллинага «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район агросәнәгать комплексының түбәндәге алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды: «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Финәүзия Җамалиевага, «Шәле-Агро» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Рәдиф Галәхмәтовка, «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ кош караучылары Зәкия Нуриевага һәм Энҗе Габделхаковага, «Шәле-Агро» ҖЧҖенең терлекләрне карау буенча эшчесе Рәфис Хәмидуллинга, «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ кош эшкәртүчесе Әлфидә Әскәровага, «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ шоферы Фәнис Шәйдуллинга, «Ак барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ инженер-механигы Алмаз Галимҗановка, «Муллагалиев КФХ сөт җайланмалары операторы Сергей Корнеевка.

Югары җитештерү күрсәткечләре, район агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Питрәч районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр һәм кыймммәтле бүләкләр алдылар: «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ баш энергетигы Рәис Мирзаҗанов, «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ баш агрономы Николай Кузнецов, «Агролак» ҖЧҖ Геннадий Орлов, «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ баш ветеринария табибы Радик Камалов, «Ак Барс «кошчылык комплексы» ҖЧҖ өлкән ветеринария табибы Алена Садыйкова.

Питрәч районы агросәнәгать комплексы ветераннарына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды: Фәүзия Сәйфетдинова, Борис Кузнецов, Федосия Шакаева, Анатолий Солодков, Татьяна Егорова, Анна Посторамова, Илгизәр Идрисов, Хәлимә Зәйнуллина, Мөслимә Зәйнуллина, Ринат Вәлиуллин, Наил Вәлиев, Мөнир Абдрахманов, Любовь Исакова, Николай Лягушкин, Минзилә Гәрәева.

2026 елгы язгы кыр эшләре йомгаклары буенча «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Сергей Павлов район механизаторлары арасындагы көндәшлектә җиңүче булды һәм «Сабан батыры-2026» исемен алды, ул МТЗ-1221 тракторында 66,3 норма-смена эш башкарган. Аны район башлыгының Рәхмәт хаты, җиңүче тасмасы белән бүләкләделәр, тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

Чәчү комплексларында эшләүче механизаторлар арасында 1 нче урынны «Макс-ОЙЛ» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Фәнис Сабиров алды, ул «Амазонка ДМС-9000» чәчү комплексында 1120 га мәйданда 32 норма-смена эш башкарган. 2 нче урында – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Рузил Гайнуллин, ул «Хорш-пронто-8» чәчү комплексында 1158 га мәйданда 29 норма-смена эш башкарган. 3 нче урында – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Альберт Мостафин, ул «Хорш-12» чәчү комплексында 1574 га мәйданда 26,2 норма-смена эш башкарган.

100 ат көченә кадәр егәрлекле тракторларда эшләүче механизаторлар арасында: 1 урынны «Агролак-К» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Тольк Рәҗәпов алды, ул МТЗ-82 тракторында 23,6 норма-смена эш башкарган. 2 нче урында – «Агроторгсервис» ҖЧҖ механизаторы Евгений Закалов, ул МТЗ-82 тракторында 22,3 норма-смена эш башкарган. 3 нче урында – «Агрострой» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Александр Мухин, ул МТЗ-82 тракторында 16 норма-смена үтәгән.

100дән 250 кадәр ат көче егәрлекле тракторларда эшләүче механизаторлар арасында 1 урынны «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Рамил Гыйззәтуллин алды, ул МТЗ-1221 тракторында 65,3 норма-смена эш башкарган. 2 нче урында – «МАКС-ОЙЛ» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Сәет Хәбибуллин, ул МТЗ-1221 тракторында 45,5 норма-смена эш башкарган. 3 нче урында – «Агролак-К» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Тимофей Романов, ул МТЗ-1221 тракторында 36,4 норма-смена үтәгән.

Егәрлеге 250 ат көченнән арткан тракторларда эшләүче механизаторлар арасында 1 урынны «Гаврилов» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Андрей Алексеев алды, ул «РСМ-2375 Бюллер» тракторында 34,8 норма-смена үтәгән. 2 нче урында – «Агролак-К» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Артем Вәлиев, ул «К-739» тракторында 33,5 норма-смена үтәгән. 3 нче урында – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Илфат Әхмәтов, ул «Ньюхолланд-Т9» тракторында 27,1 норма-смена үтәгән.

Алдынгы механизаторларны һәм 2026 елгы чәчү кампаниясендә катнашучы алдынгы машина йөртүчеләрне Питрәч районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр һәм һәркайсына кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар: Илнар Заһидуллин («Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ), Алексей Савельев («Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ), Илнар Камалиев («Питрәч Агрохим» ҖЧҖ), Виктор Мишин («Кощаковский АХП» ҖЧҖ), Виталий апаров (Золина КФХ), Руслан Калашников (Муллагалиев КФХ), Алексей Меркулов («Агроторгсервис» ҖЧҖ), Фәнил Рәхмәтуллин («Агрострой» ҖЧҖ), Айдар Әхмәтҗанов («Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ), Вадим Варварин (Раимова КФХ)), Виталий Борисов («Ак Барс «Кошчылык комплексы»ҖЧҖ).

2025 елда машина белән саву операторлары арасында савым буенча: 1 нче урынны «Шәле-Агро» ҖЧҖеннән Нәзилә Әхмәтҗанова алды, ул беркетелгән 60 баш сыердан 613 тонна, 1 сыердан 10220 кг сөт савып алган. 2 нче урында – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнән Екатерина Пвина, ул 60 баштан 584 тонна сөт савып алган, 1 сыерга – 9725 кг. 3 нче урында – «Макс – Ойл» ҖЧҖеннән Гөлфия Филиппова, ул 55 баштан 525 тонна, 1 сыерга – 9545 кг. Аларны район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

2025 ел йомгаклары буенча югары җитештерү күрсәткечләре өчен машина белән сыер саву операторларына район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар: Екатерина Степанова («Агролак-К» ҖЧҖ), Гөлгенә Хөснетдинова («Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ), Светлана Пакеева («Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ), Лариса Алексеева («Агроторгсервис» ҖЧҖ), Ирина Казакова (Муллагалиев КФХ).

Кош ите җитештерү буенча районда «Ак барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ җиңүче булды (2025 елда ит җитештерү – 30955 тонна, 31348 тонна сатылган, уртача тәүлеклек артым – 66 грамм, баш саны – 1 млн 635 мең баш). Кошчы Гөлзирә Семеновага, фасовкалаучы Наталья Федосеевага, механик Александр Гуслистовка, КИПиА слесаре Василий Демидовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Эре мөгезле терлек ите җитештерү буенча 2025 ел йомгаклары буенча бозау караучылар һәм эре мөгезле терлекләр симертү операторлары арасында: 1 нче урынны «Агролак-К» ҖЧҖ бозау караучысы Илвера Рәхмәтуллина алды, беркетелгән 110 баштан тулай артым 39,4 тонна, уртача тәүлеклек артым 980 грамм. 2 нче урында – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ бозау караучысы Любовь Ермикеева, 120 баштан тулаем артым-41,8 тонна, уртача тәүлеклек артым-955 грамм. 3 нче урында – «Шәле – Агро» ҖЧҖенең бозау караучысы Лилия Сәйфуллина, 80 баштан тулаем артым-27,7 тонна, уртача тәүлеклек артым-950 грамм. Аларны район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

2025 ел йомгаклары буенча терлекчелек тармагында югары күрсәткечләр өчен «МАКС-ОЙЛ» ҖЧҖенең эре мөгезле терлекләрне симертү операторы Нина Даниловага һәм «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ терлекчесе Раил Гайнуллинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

2025 ел йомгаклары буенча терлекчелек тармагында нәтиҗәле эшләгәннәре өчен «МАКС-ОЙЛ» ҖЧҖенең ясалма орлыкландыру технологы Рәфис Габдуллинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Ул беркетелгән 201 сыердан 192 баш бозау алган, бозауларның чыгышы 100 башка 95% тәшкил иткән.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ